Городище авылында Әфган,Чечен,Сириядә һәлак булган ватандашларыбызны искә алдылар
Гомер гомердән, кешелек барлыкка килгәннән бирле дөнья сугышлар белән үрелеп бара.
Ул сугышларның дәүләт бәйсезлеген яклап, азатлык теләп башланганнары, кайбервакыт һич мәгънәсе юклары да була. Әфган, Чечня сугышларын кайбер сәясәтчеләр шундый итеп күрсәтә. Тик ни генә булмасын, анда Ватанны сакларга дип киткән егетләр, офицерларның гомере өзелде. Бүген дә әле дөньялар тыныч түгел. Төрле гаммәви чыганаклар Сириядә дә ватандаш офицер, солдатларыбызның һәлак булганнары турындә хәбәрләр биреп тора.
Чүпрәле районының да асыл уллары Әфган, Чечен сугышларында катнашты. Кайберләренә кире туган якларына кайту насыйп булмады. Армия сафларына алынганнан соң биргән антларына тугры калып, яу кырында башын салган якташларын хәтерли Чүпрәле халкы. Аларны искә алып чаралар оештырыла, монументларга чәчәкләр салына. Шушы көннәрдә генә Городище авылында Әфган, Чечен, Сириядә һәлак булган ватандашларыбызны искә алу кичәсе булды. Кичәне Городиәе авылы храмы атакае Владимир оештырды.
Чара һәлак булганнар хөрмәтенә храмда дога укудан һәм шәм яндырудан башланды. Икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнәдә сугыш еллары җырлары яңгырады, әфганчылар ул елларны искә алып чыгыш ясады. Зал тулы халык иде - городищелылар активлыкларын, ил, авыл тормышына теләп катнашуларын тагын бер кат раслады.
Городище, исеменнән үк аңлашылганча, чуваш авылы. Һәм дингә багланыш ягыннан карасаң да, бу авылда христианнар яши. Тик безнең районның үзенчәлеге, алтын стержене дә шунда ки: бездә милләтләргә бүленеш, диннәр буенча аерымлану юк. Бу әлеге чарада да чагылыш тапты. Кичәгә кунак булып район үзәгендәге Сергий Родонежский храмы атакае Павел белән берлектә район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт һәм Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт килде.
Гомәр хәзрәт үз чыгышында өч: рус, татар, чуваш телләрендә илгә килгән афәтнең милләте, дине юклыгын, нинди генә чорда булмасын ул барыбыз өчен дә берүк бәла булуын сөйләде.
Ил бөтенлеген, халыкларыбыз дуслыгын эчтән какшату безнең районда гамәлгә ашыра алмаслык бер хәл ул. Иманым камил, күршесендә гомер кичергән татар гаиләсендә кайгы булса, күрше чуваш гаиләсе дә елар. Татар да шулай ук, күрше чувашында шатлык булса сөенечен уртаклашырга керер, авырлыкларда ярдәм итешер. Бу, без, бүгенге буыннан гына да тормый, бу - безнең җирлектә мәңге-мәңгелектән шулай формалашкан, аңнарыбызга шулай сеңгән. Ата-бабаларыбыз аманәт рәвешендә безгә тапшырган шушы дуслыгыбызны саклыйк, аның белән горурлана да белик,- диде Гомәр хәзрәт.
Ул, шулай ук, бу көннәрдә сугышларда һәлак булган егетләр рухына мәчетләрдә дә дога укылачагы турында белдерде. Кичә соңында сугышчы-интернационалистлар мондый очрашуны оештырган атакай Владимирга, авыл Җирлеге башлыгы Сергей Салифановка рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев