Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Җиләк үстерүче Альфред

Район җитәкчелеге урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Районда вәзгыять шундый: эшмәкәрлек эшчәнлеге алыпсатарлык белән генә чикләнмәскә тиеш.

Хәер, башкалар җитештергәнне сатып кына әллә ни ерак китеп булмавын һәркем аңлый башлады бугай. Шуңа да соңгы елларда җитештерүчәнлеккә өстенлек бирүчеләр саны елдан-ел арта бара. Тиздән бакча җиләген дә үзебезнең төбәктә үстерелгәнне генә куллана башларбыз кебек. Һәрхәлдә, Алешкин-Саплык җирлегендә район җитәкчелеге катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмә-семинарда әлеге юнәлештә эш башланганлыгын күрдем.

Бакча җиләген үстерү юнәлешендә эш башлап җибәргән, инде җитәрлек тәҗрибә тупларга өлгергән Альфред Хәйруллин үзенең тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашты.

Альфред тумышы белән Саплык авылы егете. Язмыш җилләре аны Казан шәһәренә илтә, анда төпләнә. Ә менә эшмәкәрлек эшен булдыру, аның да ниндиен әле-бакча җиләген үстереп карау теләге аны янәдән туган ягына-Алешкин-Саплык авыл җирлегенә алып кайта. Үзенең уй-хыяллары белән ул Алешкин-Саплык җирлеге башлыгы ..., район җитәкчелеге белән дә уртаклаша. Әлбәттә, район җитәкчелеге дә, җирлек башлыгы да Альфредны кире бормыйлар, ярдәм итәләр. Альфред 6,5 гектар мәйданда җир алып, "Хәйруллин" крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерә. Бүгенге көндә әлеге җирнең өч гектарында бакча җиләге- виктория үсентеләре, 1,5 гектарында "Полька" сортлы кура җиләге утыртылган. Бакча җиләге инде бүген чәчәктә утыра.

Биредә тугыз төрле сортлы бакча җиләге үсентесен утыртканнар. Үсентеләрне Голландия, Италиядән заказ белән март аенда ук кайтартканнар. Җиләкләре аның 45 көн эчендә өлгерә, ди Альфред. Менә шушы өч гектар мәйданда 129 мең үсенте утыртылган. Һәрбер үсентегә җир астыннан торба аша килүче су сибүне булдырганнар. Су сибү вакытында шул ук торбалар аша үсентегә кирәк булган файдалы ашламалар, туклыклы матдәләр дә килә икән.

-Бездә бит ничек, кибетләрдә, базарларда җиләк-җимешнең чит илдән кертелгәне сатыла, үзебезнең җирлектә җитештерелгән продукция юк дәрәҗәсендә. Шул ук бакча җиләгенең дә күп өлеше, 90 процентка якынын, чит илдән кертәләр. Быел, алла бирсә, бакча җиләген үзебезнең базарга сатуга чыгарырга планлаштырабыз. Киләчәктә исә үсентеләрен сатуга чыгарырга да уйлыйбыз,-дип үзенең уй-планнары белән уртаклашты Альфред.

Альфред Хәйруллинга Ленар Хөснетдинов та ярдәм итә. Альфред үзе читтә булганда биредә барлык эшләрне Ленар оештыра икән. Райондагы "Россельхозцентр" үзәге белгече Илгиз Азизов та Альфредка һәрвакыт ярдәм кулын суза. Моннан тыш, авыл халкы өчен эш урыннары да булдырылган биредә. Җиләк-җимеш бакчасында эшкә 20гә якын кеше җәлеп ителгән.

-Бу эшкә алынганда төрле уйлар килде башыма, ләкин "бүредән курыксаң, урманга барма", ди халык. Эштән беркайчан да куркырга кирәкми, бары тик теләк кенә кирәк ,-ди Альфред.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылда эшмәкәрлек