Герой-очучы Павел Прусаковка төзекләндерелгән һәйкәл ачылды
Тарихи объект «Чаваш вармане» милли паркында урнашкан
Бөек Җиңү көне – 9 Май алдыннан, Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россия халыкларының бердәмлеге елында, Татарстан һәм Чувашия Республкалары өчен әһәмиятле вакыйга булды. Алатыр, Шомыршы һәм Чүпрәле районнары тоташкан урында Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышчы-бомбардир Павел Федорович Прусаковка һәйкәл ачылды.
Кыскача тарих
Павел Прусаков 1919 елның 17 гыйнварында Тверь өлкәсендә туган. 1940 елда Кызыл Армиягә чакырыла, аннан Чкалов хәрби училищесын сержант дәрәҗәсендә тәмамлый, очучы-бомбардир буларак буларак сугышта катнаша.. 1942 елның 2 мартында Муллина бистәсе янында Р-6 самолеты һәлакәткә очрый. Әлеге самолетта Павел Прусаков була. Ул алган яралардан һәлак була. Сугышчы Чүпрәле районының Шланга авыл җирлегенә территорисендә җирләнгән. Геройның исеме Чувашия Республикасының Хәтер китабына кертелгән.
Тантаналы митинг
Яңартылган һәйкәлне ачу хокукы Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаровка һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны, күмәк хуҗалык җитәкчесе Гомәр Заһит улы Мәхмүтовка бирелде. Шланга авылында туып-үскән Гомәр Мәхмүтов– штурман Прусаковның исемен киләчәк буыннар саклансын өчен, һәйкәлне төзекләндерүнең инициаторы һәм иганәчесе.
Тантанада Шланга урта мәктәбе укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» командасы, «Чаваш вармане» милли паркы, Шомыршы районы вәкилләре катнашты.
Марат Ринат улы Гафаров:
–Әлеге һәйкәл–ул Геройның исемен яңарту һәм мәңгеләштерү символы. Павел Федорович Прусаков безнең азатлыгыбыз өчен гомерен биргән һәм безнең бурычыбыз — аның батырлыгын киләчәк буыннарга тапшыру.
Гомәр Заһит улы Мәхмүтов:
–Мин шушы җирлектә тудым һәм үстем. Әлеге хатирәләрне һәм самолет һәлакәте турында авыл өлкәннәреннән ишетеп белә идем. Һәйкәлнең ташландык хәлдә торуына битараф каласым килмәде. Бу — безнең тарих. Без сугышта вафат булганнар алдыннан бурычлыбыз. Бу һәйкәл –гасырлар кайтавазы булып торсын һәркемгә Җиңүнең нинди бәһаләр бәрабәренә яулануын искә төшереп торсын.
Андрей Анатольевич Кокуркин, Шомыршы муниципаль округы Башлыгы урынбасары:
–Һәйкәлнең парк территориясендә булуы безнең өчен зур мәртәбә. Алга таба бу җирлек патриотик маршрутлар өчен үзәк урын булып торачак. Яшь буын, бирегә килгән кунаклар өчен паркның тарихи кыйммәте бәһасез.
Чарада Павел Прусаковның Ватаныбызның батырлыгы турында күп сүзләр әйтелде. Бу уңайдан Шланга урта мәктәбе укучылары дулкынландыргыч чыгыш әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев