Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Гаризалар электрон форматта кабул ителә

Мәгълүматлар алу өчен тел.: 2-23-54.

Республикадагы матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Чүпрәле районындагы бүлекчәсе Хөкүмәт кануннарына нигезләнеп, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы https://uslugi.tatarstan.ru аша гаризаларның тулысынча  электрон форматта кабул ителүе турында белдерә.

Күпбалалы гаиләләр, балалар бакчалары компенсацияләре, 16 яшькәчә балаларга пособиеләр, пенсионерларның юл акчалары, беренче тапкыр инвалидлык алучылар белән беррәттән, беренче  туган балаларга Путин түләүләре, азкеремлелек буенча субсидияләргә дә портал аша гариза бирергә була. Гаризаны юллау өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет ачарга кирәк. Шулай ук шәхси кабинетны күпфункцияле үзәктә дә ачарга мөмкин, логин-парольләр гариза язучыга шунда ук бирелә. Бу хакта Чүпрәле муниципаль районындагы республика матди ярдәм үзәгенең 18 нче бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Әюпова хәбәр итте. Мәгълүматлар алу өчен тел.: 2-23-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев