Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Чүпрәле» паркында бәйрәм чаралары узды

Бәйрәм кичке якта үтте.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Чүпрәле» паркында күп төрле чаралары оештырылды. Бәйрәм кичке якта үтте.

Чара дәвамында паркта гаилә ныклыгы, мәхәббәт турында җырлар җырланды, шигырьләр укылды, котлау сүзләре яңгырады. Чүпрәлеләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котларга район җитәкчеләре дә килде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне календарьдагы иң матур даталарның берсе булуын искәртеп үтте.

—Гаилә—җәмгыятебездә һәрвакыт рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклаучы, буыннар арасын бәйләүче нигез булып тора. Нәкъ менә ныклы һәм күркәм гаиләләр бәрабәренә илебезнең, җәмгыятебезнең иминлеге корыла. Үзара мөнәсәбәтләре мәхәббәт һәм хөрмәткә корылган гаиләләр соклану тудыра, яшь буынга үрнәк булып тора. Шундый гаиләләр районыбызда да шактый һәм алар районыбызның горурлыгы. Гаиләләрдә хисләр җылылыгы беркайчан да сүрелмәсен, ныклы һәм имин булып яшәгез,-диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов бәйрәм белән котлап.

Чара барышында парларына «Көчле гаилә» партия «Бердәм Россия» проекты һәм Россиядә агымдагы елда игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында кысаларында районыбызның күркәм педагоглар династияләре хөрмәтләнде. 
Озак еллар мәгариф өлкәсендә бер адымда хезмәт куючы Людмила һәм Сергей Еремеевларга, Лариса һәм Иван Копьевларга, Венера һәм Разил Сәлимҗановларга, Гүзәлия һәм Дамир Хәлитовларга Илсөяр һәм Радик Хәлиулловларга, Нина һәм Виктор Ильдяковларга, Минзифа һәм Шамил Таҗетдиновларга бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гаилә бәхете, әлбәттә балалар белән тулылана. Бәйрәм вакытында Уби авылыннан Людмила һәм Виктор Лукьяновлар гаиләсенә дә бүләкләр тапшырдылар. Лукьяновлар күптән түгел, икеләтә әти-әни булганнар. Алар гаиләсендә игезәкләр: кыз һәм ир бала аваз салган. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең күркәм бер өлеше булып Коляскалар парады торды. Әлеге чара күкркәм гадәт буенча ел саен үткәлеп килә. 

Реклама

Быел да яшь әти-әниләр үзләренең фантазияләрен җигеп, балаларының коляскаларын төрле әкият геройларына, ашыгыч ярдәм, полиция машиналары белән фантазияләре белән гаҗәпләндерделәр.
Коляскалар парадында 14 гаилә: Ярмушовлар, Топтыгиннар, Сөләймановлар, Михалйовлар, Пашаевлар, Айсиннар, Ракиповлар, Портновлар, Артемьевлар, Кудрявцевлар, Идиатуллиннар, Халиловлар, Яковлевлар, Мальцевлар, Годуновлар катнашты. Аларны район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.

—Чүпрәледә иң идеяле һәм иҗади гаиләләр яши. Бүгенге чара да моның шулай икәнлеген дәлилли,-дип коляскалар парадында катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Шулай ук бәйрәм вакытында ТР мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Минем гаиләм—минем байлыгым» дигән темага республика рәсем конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дарья Батанова район һәм республика этабы җиңүчеләрен: Әминә Зарипованы, Аделина Бабушкинаны, Мария Макарованы Диләрә Әюпованы, Фирдинә Пазюкованы, Динә Насыйбуллинаны, Илнара Шәйдуллинаны, Карина Аттинаны бүләкләделәр. Балаларның иҗади эшләре дә паркта урын алган иде. 

Моннан тыш, бәйрәм дәвамында паркта уен мәйданчыклары гөрләде, теләүчеләр ГТО нормативларын тапшыра алды, машиналарда йөрде, батутларда сикерде, татлы мамык белән сыйланды.

Районыбызның өлкән буын вәкилләре читтә калмады. Пенсионерлар берлеге бүлеге рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендә өлкәннәр чигү, бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр, балалар сәнгать мәктәбе үзләренең авиамодельләштерүләрен тәкъдим итте, китапханәчеләр төрле уеннар оештырды, «Созидание» яшүсмерләр клубы вәкилләре дә балаларны төрле чаралар белән кызыксындырды.

Кыскасы, бүген бәйрәмгә килгән һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды, рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев