Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел: Чүпрәледә тантаналы чара узды

Чүпрәле районында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 63 кеше яши

Бүген, 15 февральдә Чүпрәле районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, җитәкчеләр, шулай ук, үсеп килүче яшь буын катнашты.

Чара иртәнге якта  район үзәгеннән старт алган автойөрештән башланды. Автойөрештән соң, сугышчы-интернационалистлар Геройлар Аллеясына килделәр, анда Аналар, әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.

Чараны оештыручылар 2011 елдан башлап Россиядә ел саен 15 февральдә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларга багышланган истәлекле дата билгеләп үтелүен искә төшерде. Нәкъ менә шул көнне 33 ел элек совет солдатлары белән соңгы колонна Әфганстан чикләрен үтеп, өйләренә кайтты.

–33 ел узды. Әмма ул сугыш турындагы хәтер  күңелләрдә мәңге яшәр. Бу сугышта 500 меңнән артык совет солдаты катнашты, шуларның 14 меңе өйләренә кайтмады. Бу–Бөек Ватан сугышыннан соң иң зур югалтулар. Безнең районнан Әфганстанга 200 солдат китте, шуларның 10сы исән-сау кайтмады.  Мәңгелек хәтер һәм  мәңгелек дан аларга.

 15 февраль-бөтен ил өчен истәлекле көн. Кызганычка каршы, районда Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарыбыз да калмады. Без үз тарихыбызны, үз геройларыбызны, истәлекле даталарны онытмаска , тарихыбызыны  үсеп килүче яшь буынга тапшырырга тиеш, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Район башлыгы сугышчы-интернационалистларның иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә актив катнашканнары, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан бүләкләр тапшырды.

Рәхмәт хатлары белән: Рәис Шәкүров, Василий Денисов, Мансур Исхаков, Чүпрәле районының 90 еллыгы медале белән:  Нурислам Кучатков, Иван Исаев, Геннадий Лелюков, Әмир Хәйретдинов, шулай ук, Татарстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә терроризмга каршы операция мәсьәләләре буенча Координация советының Рәхмәт хаты белән Радык Әсәдуллин, Ирек Яфизов, Илдус Мөшәрәпов, Илдус Замдиханов, әфганчыларның хәрби хәрәкәтләре ветераннарының Россия Союзы грамотасы белән Петр Митаев бүләкләнде.

Әлеге чарага сугыш авырлыкларын кичергән һәм әлеге сугыштан кайтмаган солдатларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Район башлыгы Марат Гафаров Әфганстанда һәлак Илдус Хәйбулловның әнисе-Рузания Хәйбулловага, Румыл Җамалетдиновның әнисе - Зәкия һәм әтисе Рафаэль Җамалетдиновларга, Александр Шуркинның әнисе - Елена Шуркинага, шулай ук,  башлангыч оешма рәисе Наилә Нурулловага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чүпрәле районында 63 сугышчы-интернационалист яши.

–33 ел үтте, әмма анда булган, йөрәкләребездә мәңгелек яра булып уелган елларның хәтере исән. Әфганстан җирендә хезмәт узган егетләр белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Кайтмаучылар алдында баш иябез.  Әмма без бу сугышның исән ветераннарын да онытмаска тиеш, - диде Виктор Петухов.

Иске Чүпрәледән һәлак булган солдатның әнисе Рузания Хәйбуллова, ул көннәрдәге вакыйгаларны күз яшьләрсез искә ала алмый:

–Улымның кайда хезмәт иткәнен белмәдек. Бу хакта ул хатларында бер дә язмады. Аның хәрби атрибутика фонында: ниндидер сеткалар иде артында,  фотосурәтен җибәргәнен хәтерлим. Җавап итеп, "Улым, Әфганстанда хезмәт итәсеңме әллә?» яздым.  Анан соң да әле ул: “Юк, әни, без чик буенда бит”, дип язды. Ә туганнарга: “Туган авылымның агач астына ятып, яфраклар шаулавын тыңлыйсым килә”,- дип язган була.

Һәм менә бер ел хезмәт иткәннән соң, туган көнендә – 28 декабрьдә, 20 яшендә тулган көнендә, без эшкә җыенып йөрибез, иртәнге якта хакимият җитәкчеләре килде һәм улыбызның  батырларча һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Улыбызның  кайтуын  өч көн көттек. 31 декабрь көнне ниһаять табуты кайтып җитте. Без аны 1989 елның 1 январенда җирләдек,  ә бер ай да 15 көннән соң, шул ук елның 15 февралендә Әфганстаннан совет солдатларын чыгардылар. Улыбызны күмгәннән соң, аның соңгы хаты  һәм туган көненә дип салган посылакам кире әйләнеп кайтты. Әлеге хатында ул Яңа елга бәйрәменә ничек итеп әзерләнүләрен язган иде. Җибәргән күчтәнәчләремне дә авыз итәргә язмады балама, язмыш барысын да үзенчә хәл итте.

Мунчәле авылыннан Зәкия апа һәм Рафаэль абый Җамалетдиновлар да уллары Румыл турында хатирәләре белән уртаклаштылар:

- Безнең улыбыз Румыл 1 ел һәм 2 ай хезмәт иткәннән соң вафат булды. Бик авыр кайгы булды ул безнең өчен. Аның артыннан икенче улыбыз да армия хезмәтенә үзе теләп, соралып китте. Гәрчә ул вакытта ул армия хезмәтенә бармаса да була иде.Язмыштан узмыш юк, диләр, абыйсы хезмәт иткән частькә эләкте, хәтта аның караватында ятып йокларга да туры килде үзенә. Бер ел хезмәт иткәч, военкоматлар аша аны өйгә кайтара алдык. Хәзер безнең олы улыбызга 53 яшь тулган булыр иде. Вакыт яраларны дәвалый, диләр, әмма бу дөрес түгел. Яра төзәлә, әмма тирәнәя генә бара. Без бары тик бу авыртуга күнәбез генә.

Тантаналы чарадан соң, сугышчы-интернационалистлар чәй табыны артына җыелды.  “Виват шурави” ансамбле башкаруындагы җырлар райондаш егетләребез узарга туры килгән сугыш еллары хатирәләрен күңелләрдә янә яңартты.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев