Җем-җем килгән утлар янгынга сәбәп булмасын
Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу төрле-төрле утлар, салютлар, күңел ачу чаралары да. Бәйрәмнәр имин һәм күңелле узсын дисәгез белгеч киңәшенә колак салыгыз
Быелның 20 декабреннән киләсе елның 10 январена кадәр Чүпрәле районы территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Яңа ел бәйрәмнәре чорында район халкының иминлеген тәэмин итү аның төп максаты итеп куела.
– Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар аттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, саклык чараларын күрмәгәндә алар бик зур бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин,-ди Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров. – Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим.
Кагыйдәләр
Халык күпләп катнаша торган бәйрәм тантанасы эвакуацияләү өчен ике чыгу урыны булган бинаның беренче яки икенче катында үткәрелергә тиеш. Эвакуация юлларының янгыннан саклану таләпләренә туры килүе, ишек бикләренең эчке яктан җайлы, ачкычсыз ачылуы шарт. Күренеп торган, тиз генә алырлык урында кимендә ике янгын сүндерү җайланмасы булсын.
Чыршының бинадан чыгуга комачауламый торган урында нык беркетелгән булуы кирәк. Ылыслары идән, түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта һәм җылыту приборларыннан читтә торсын.
Электр гирляндалары заводта эшләнгән һәм тәҗрибәле электромонтёр тарафыннан, куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп, куелырга тиеш. Чыбыклар ышанычлы изоляцияләнгән, сыгылмалы, җиз булырга, розетка аша ялгануы мәслихәт. Чыршыны яктыртуда кимчелекләр беленсә (чыбыклар җылыну, очкын чыгу), иллюминация төзәтелгәнчегә кадәр ут сүндерелергә тиеш.
Костюмнар һәм чыршы бизәкләре ясауда бертолет тозы, магний, башка тиз янучан матдәләр кулланмаска, шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар һәм петардаларны бәйрәм барганда яндырмаска кирәк.
Яңа ел бәйрәмнәренең өлкәннәр күзәтчелегендә үтүе, кеше күп җыелган урыннарда җитәкчелек вәкилләре һәм янгыннан саклау буенча җаваплы кешеләр булуы таләп ителә.
Әмма бәйрәм булгач, пиротехник чаралардан да файдаланасы килә бит әле.
Хәзер аларны да респуб-ликаның сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.
– Район халкы һәм дә кайткан кунакларга фейерверклар-салютлар аттыру өчен район һәм авыл җирлекләрендә урыннар булдыру кирәк, ул билгеләнгән урыннарны янгын күзәтчелеге идарәсе белән килештерү сорала. Яңа ел бәйрәмнәрен уздырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча күрсәтмәләр эшләү мөһим. Әлеге күрсәтмәләрдә тәүлек буе кизү торулар, бәйрәм вакытларында җаваплы кеше билгеләү, бәйрәм чараларын оештыруга җаваплы затларны янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча укыту, урам чыршыларын бизәгәндә сертификаты булган гирляндалар гына кулланырга кирәклеге керергә тиеш.
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгынга каршы аерым режим кертү турында район башкарма комитеты карары нигезендә пиротехник эшләнмәләрне, бенгаль утлары һ.б. куллану урыннары билгеләнде. Алар: Автодром территориясе – Иске Чүпрәленең көнбатыш өлешендә, Тынычлык урамыннан 50 метр ераклыктагы урын;
Иске Чүпрәленең төньяк өлешендә – Яңа Чүпрәле авылы, Тукай урамыннан 100 метр, кыр юнәлешендәге урын;
“Амфитеатр” территориясе – «Амфитеатр»дан төньяк-көнбатышка таба 100 метр ераклыктагы урын. Пиротехник эшләнмәләрне рөхсәт ителмәгән җирдә файдалану очракларын күрсәгез 112, 01, 02 телефоннарына шалтыратыгыз.
Үзегезнең һәм якыннары-гызның хәвефсезлеген кайгыртыгыз, Яңа ел бәйрәмнәре күңелле һәм тыныч үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев