Эльмира Зарипова Чүпрәледә «Җылы йорт» приютында булды, гражданнарны кабул итте
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балаларның ялын, эш белән тәэмин ителешен тикшерде.
Бүген, 2024 елның 20 декабрендә, эшлекле сәфәр барышында Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чүпрәле районында булды.
Министрның эшлекле сәфәре «Җылы йорт» социаль приютында булудан башланды. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән бергә Эльмира Зарипова приютта тәрбияләнүчеләрнең яшәү һәм туклану шартлары белән таныштылар. Бүгенге көндә биредә төрле яшьтәге 28 бала яши.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балаларның ялын, эш белән тәэмин ителешен тикшерде.
Эльмира Зарипова шулай ук балалар белән аралашты. Иҗади дәрес вакытында балалар үзләренең хыяллары, мавыгулары, үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.
- Балалар безнең киләчәгебез. Һәм без аларга иң яхшы шартлар тудырырга тиеш: уңайлылык һәм җылылык, игътибар һәм кайгыртучанлык бирергщ тиешбез,-диде министр.
Аннары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова район башлыгы Марат Ринат улы белән берлектә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев