Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Татарстанда 12 кеше батып үлгән

Агымдагы ел башыннан Татарстан сулыкларында 18 фаҗигале хәл теркәлгән.

12 кеше батып үлгән, шуларның 2се балалар. Бу хакта Кама Тамагыннан Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары Нияз Нуриев хәбәр итә.

Нияз Нуриев сүзләренә караганда, эссе көннәр җитү белән суга батып үлүчеләрнең саны арта. Сулыкларда коенуга чикләүләр кертелүгә дә карамастан, халык күлләргә-елгаларга агыла. Дәүләт инспекторы күпчелек һәлакәтләрнең тиешсез коену урыннарында теркәлгәнлген әйтә.

Проблеманың кискен торуын истә тотып, шәһәр һәм районнарда мобиль патруль төркемнәре оештырылган. Алар даими рейдлар белән сулыклар буенча күзәтү алып барачак. Тиешсез урыннарда су коенучылар зур күләмдә штрафка тартылачак.

Су коенганда куркынычсызлык чаралары:

— иртән яисә кичен коену яхшырак, ул вакытта кояш җылыта, артык кыздырмый;

— су температурасы 17-19 градустан да ким булмаска тиеш; суда 20 минуттан артык булырга киңәш ителми;

— суга берничә мәртәбә 15-20шәр минутка кереп чыгу яхшырак, туңган очракта, гәүдәне көзән җыера, сулыш алу тукталып, аң югалуы бар;

— исерек хәлдә суга керергә ярамый;

— күперләрдән, пристаньнардан суга сикерү, үтеп бара торган көймәләр, катер һәм суднолар белән янәшә йөзү рөхсәт ителми;

— якында җайланган пляж булмаганда, су коену өчен төбе каты комлы, чүп-чарланмаган һәм сөзәк авышлыклы урын сайларга кирәк;

— калкавычлардан ары йөзәргә ярамый, анда чокырлар, көчле агымлы урыннар булырга мөмкин;

— кабартылган матрац, автомобиль камералары һәм кабартылган мендәрләрдә йөзмәгез. Җил яисә агымның аларны ярдан еракка алып китүе, дулкынның каплануы бар;

— бәләкәй балаларны су буенда ялгыз калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев