Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Чүпрәледә 66 машина йөртүчегә бөркетмә төзелде

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата җәзаны тагын да кырысландыру максатыннан, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.25 нче маддәсенә 2011 елның августыннан төзәтмәләр кертелгән иде.

Бүгенге көндә әлеге маддә нигезендә административ штрафны үзвакытында түләмәгән затлар икеләтә, әмма мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф түли яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына. Шулай итеп, түләнмәгән йөз сумлык штраф мең сумга басарга мөмкин, аның өстенә түләнмәгәнен дә түләргә туры киләчәк. Дөрес, бу чара унбиш тәүлеккә кадәр административ арест яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри төзәтү эшләре белән дә алыштырыла ала. Тагын шунысын да онытмагыз, нинди генә чара билгеләнсә дә, кешене вакытында түләмәгән штрафны түләү җаваплыгыннан бернәрсә дә азат итми. Бурычлы автомобиль йөртүчеләрне юлда ачыклауның бер кыенлыгы да юк. Дәүләт автоинспекторы компьютер базасы ярдәмендә машина номерына карап та, йөртүченең кайчан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын һәм штрафларның түләнү-түләнмәвен ачыклый ала. Гражданнар татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең Интернет-порталыннан (gibdd.tatarstan.ru яки rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар хакында мәгълүмат алырга, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталары аша дәүләт пошлинасын һәм штрафларны түләргә мөмкин. Моннан тыш, закондагы үзгәрешләр суд пристав - башкаручысына бөркетмә төзү хокукы да бирде. Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексының 32.2 маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә, җаваплылыкка тартылган зат үзенә карата тиешле санкция куллану турындагы карар үз көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча штрафны түләргә тиеш. Карар белән килешмәү турындагы ун көн вакытны да исәпкә алганнан соң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык 71нче көндә арта. Быелның узган чорында гына да районда 66 машина йөртүчегә бөркетмә төзелде. Аларның 38 - е җәмәгать суды тарафыннан җәзага тартылды. Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәгән җиде меңнән артык кешегә шундый бөркетмә төзелгән. Суд карары белән аларның 355- е төрмәгә ябылган, ике меңгә якыны штраф түләгән һәм 138- е мәҗбүри эш төрендә җаваплылыкка тартылган. Дүрт меңгә якын бурычлының Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгу хокукы чикләнгән. Моннан тыш, бурычлыларны транспорт чарасын идарә итүдән дә чикләргә мөмкиннәр. Суд приставлары транспорт чарасына арест салып, бурычны каплау кебек эш алымнарын да куллана ала. Агымдагы елда гына да республика буенча суд приставлары 54 машинага арест салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек