Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эш бар, эшләргә генә кеше юк

Сишәмбе көнне районда эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге оештырган ярминкәгә эшсезлек буенча үзәктә исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр һәм эшкә яраклы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр килгән иде.

Ярминкәдә районның тугыз оешма һәм предприятиесеннән: күптармаклы технологияләр техникумы, «Государев Амбар», «АК БАРС Чүпрәле», «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма», «Эталон-Агро», район мәдәният йорты, «Прогресс», «НАСКО», «Росгосстрах» вәкилләре эш урыннары тәкьдим итте. Аларга нигездә агрономнар, иминият агентлары, технологлар, сәнгать җитәкчеләре, хәтта мөдирләр дә кирәк икән. Вәгъдә иткән хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Әйтик, «Росгосстрах» оешмасы җитәкчесе Ильмас Низамов белдерүенчә, хезмәт нәтиҗәсенә карап, премияләр, өстәмә матди ярдәмнәр дә каралган. Ә менә «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» үз хезмәткәрләрен иртән алып, кич эштән соң, кайтарып та куя, шәхси транспортлары белән йөрүчеләргә акчасын кайтара.

Бүген район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 47 кеше исәптә тора. Шуның алтысы югары һөнәри белемле, урта һөнәри белемлеләре -26 кеше, урта белемле-14 кеше.

Ярминкәдә үзәк тарафыннан 23 вакансия буенча 40 хезмәт урыны тәкъдим ителде, шуның алтысы өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлеге чикләнгән эшкә яраклы кеше өчен каралган иде.

Район күптармаклы технологияләр техникумы, шулай ук үзәк тарафыннан һөнәрләре буенча яңадан уку курслары узу мөмкинлеге дә каралган. Ярминкәдә 60 лап кеше катнашса да, аның өчтән бере генә тәкъдим ителгән хезмәтләр белән кызыксынды. Даими эшкә калырга теләк белдерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Сәбәбен хезмәт хакы аз булуда, тоткарлыклар белән бирелүдә, яшәү урынына ерак булу да дип аңлаталар. Нәтиҗәдә, ярминкәдән тугыз кеше эшле булып китте, бишесе вакантлы урыннарга чакыру алды.

-Хезмәтемне мәктәпне тәмамлауга 1973 елда колхоздан башладым. Ул чакта хезмәт хакы да әлләни зур түгел иде, эше дә санап бетергесез. Шулай да эшләдек, авыр дип тормадык. Пенсиягә чыгарга 11 ай вакыт калды, җитәрлек хезмәт стажым бар, югыйсә. Тик өйдә торасы килми, эш булмасмы дип килдем,-ди Яңа Элмәледән Виктор Пришельцев.

Хорновар-Шигалидан 35 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Аркадий Ефимов та лаеклы ялга китәргә тора.

-Вакытлыча эш булса да ярый. Кеше һәрвакыт нидер белән мәшгуль булырга тиеш дип саныйм. Үзем дә тик тормадым. Һәрвакыт мәдәни чаралар үткәрдек, күңелле яшәдек. Менә хәзер дә өйдә торасы килми,-ди ул.

Сүз уңаеннан үзәкнең вакансияләр банкында мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен шактый сайларлык мөмкинлек бар. Уби, Чуваш Чүпрәлесе клубларына мөдирләр, Алешкин-Саплык авылында сәнгать җитәкчесе, режиссерлар кирәк.

Социаль өлкәдә Мунчәли һәм Алешкин-Саплыкта хезмәткәрләр таләп ителә. Борындык станциясендә урнашкан "Государев амбар" оешмасы технологлар эзли. Аннан килгән вәкил, "Белемебез юк дип борчылмагыз, барысына да үзебез өйрәтәбез. Ашханә эшли, тору урыны бар, хәтта гаилә белән дә килергә мөмкин",-ди.

Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән, әмма эшкә яраклы кешеләрне хезмәтле итү бурычын куйды. Районда әлеге төркемгә керүче чүпрәлеләрнең саны - 725 кеше, шуның 136 сы хезмәтле. Июнь аеннан октябрьгә кадәр үзәк аша 12 кеше эшле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев