Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Диспансеризация узучы чүпрәлеләр маммографка да күренә ала

Быел 2003, 2000, 1997, 1994 , 1991,1988, 1985, 1982, 1981, 1979, 1977, 1975, 1973, 1971, 1969, 1967, 1965, 1963, 1961, 1959...-1930 елларда туган гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш.

Табиблар чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә диспансеризациянең роле зур дип саный. Мондый чирләргә кан әйләнеше системасы авырулары һәм беренче чиратта йөрәк ишемиясе һәм цереброваскуляр авырулар, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкә хроник авырулары керә. Үлемнәрнең 75 проценты нәкъ менә шушы чирләр белән бәйле дә.

Моннан тыш, диспансеризация кан басымы, холестерин, канда глюкоза күтәрелүне ачыклау максатын күздә тота. Әлеге чара чамадан тыш күләмдә тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, гәүдәнең артык массасын һәм симерүне контрольгә алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә вакытында диспансеризация үтү инвалидлыктан гына түгел, үлемнән дә коткарып кала дигән сүз.

Быел 2003, 2000, 1997, 1994 , 1991,1988, 1985, 1982, 1981, 1979, 1977, 1975, 1973, 1971, 1969, 1967, 1965, 1963, 1961, 1959...-1930 елларда туган гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш.

Соңгы өч ел эчендә диспансерлаштыру узган булсагыз, гражданнарга ел саен үткәрелә торган профилактик медицина тикшерүе узарга мөмкин (19, 20, 22, 23, 25, 26, 28, 29, 31, 32, 34, 35, 37, 38 яшьтә).

Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренү узу буенча  Үзәк район хастаханәсе поликлиникасына  яисә участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә була. Бүгенге көндә район  үзәк хастаханәсе территориясендә диспансеризация кысаларында күкрәк бизендә яман шеш авыруы юкмы икәнен ачыклау максатында күчмә маммография кабинеты эшли. Маммологик тикшеренү үтәргә теләүчеләрнең үзләре белән паспорт, СНИЛС һәм бирү датасы белән полис булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев