Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе авылы мәдәният йортында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Бу мөһим һәм кирәкле эшнең инициаторы булып Наталия Кузнецова тора.

Чуваш Чүпрәлесе авылы мәдәният йортында Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрү пункты оештырганнар.

Әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаган хатын-кызлар алынган. Алар авыл мәдәният йортына эштән соң, кичләрен җыелышалар. Бу мөһим һәм кирәкле эшнең инициаторы булып Наталия Кузнецова тора. 

Наталия Кузнецова Чуваш Чүпрәлесе авылында туып, үскән. Гомере буе  Мәскәү шәһәрендә эшләгән, яшәгән һәм лаеклы ялга чыккач, туган авылына олыгайган әнисен тәрбияләргә кайткан.

Наталия Дмитриевна әйтүенчә, алар маскировка челтәрләрен үрү эшен башлаганда Казандагы волонтерлар белән элемтәгә кергәннәр. “Алар безгә барысын да ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар. “Күз курка, кул эшли”, дигәндәй. Инде беренче маскировка челтәрен бер атна дигәндә үреп тә бетердек, хәзер менә икенчесенә тотындык. Әлбәттә, бу тиз генә була торган процесс түгел. Эшче куллар да күп кирәк. Бу эштә Чуваш Чүпрәлесе авылы халкы гына түгел, ә  Яңа һәм Иске Чүпрәле, Яңа Һәм Иске Элмәле, Чуваш Бизнәсе, Иске Чокалы, Кече Аксу  авылларыннан актив кешеләр кушылды. Өйләрендә булган, кирәкмәгән челтәрләрне җыеп китерәләр.  Иске Чүпрәледә Зөфәр исемле егет  Казаннан маскировка челтәрен үрү өчен нигезен алып кайтып бирде. Шулай ук, игелекле бер эшмәкәр үз бәясенә кирәкле әйберләрне туплап җибәрде. Беркем дә битараф түгел, шунысы мөһим”,-ди ул.

Маскировка челтәрләрен үрергә  авылның төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр башкаручы  хатын-кызлары килә. Эшне башлап җибәргәндә  Валентина Демьяновна Мадюкова үзенең киңәшләре белән нык ярдәм итә. Чиркәү,  клуб, китапханә хезмәткәрләре актив кушылганнар, мәктәптән  хезмәт укытучысы Екатерина  Юрьевна җитәкчелегендә укучылар балалар да  бик теләп кушылганнар үрү эшенә. Ир-атлардан  Юрий һәм Вячеслав Мадюковлар, шулай ук Краснов Василий ярдәм кулы сузганнар.

–Барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Әлбәттә, бөтенесен әйтеп тә бетерә торган түгел. Әмма шундый ярдәмчел һәм игелекле кешеләр турында барысының да белүе мөһим. Маскировка челтәрләрен үрүдә Валентина Мадюкова, Зинаида Стратонова, Светлана һәм Анфиса Байгушева, Нина Ишукова, Галина Кочурова, Людмила Маркова, Валентина Синдюкова, Марина Мадюкова, Галина Колпакова, Диана Сачкова, Марина Землемерова, Татьяна һәм Галина Годунова, Наталия Кузнецова аерым хөрмәткә лаеклар. Бик зур рәхмәт аларга. Яңа елга кадәр барлык үрелгән челтәрләрне хәрбиләребезгә озатачакбыз. - ди Наталия. Ул шулай ук, хәрбиләр өчен авыл халкының җылы оекбашлар, киемнәр китерүен дә, алар белән бергә хатлар язуларын да билгеләп үтте. – Безнең күңел җылысы кушып үргән челтәрләр, бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз”.

Пунктта халыктан кирәкмәгән ак челтәрләрне, аеруча  яшел һәм коңгырт яшел (хаки төсе) төсле тукмаларны җыю дәвам итә. Соңгылары язгы һәм җәйге чорда маскировка челтәрләрен үрү өчен кулланылачак . Элемтә өчен телефон: 89999330957 – Наталия Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев