Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең Зур Чынлы авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бара

Әлеге хакта мәчетнең имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Фатхуллов уртаклашты.


“Мәчетебезнең эчке ягына төзекләндерү күптәннән таләп ителә иде. Бу турыда мәхәллә халкы белән очрашып та, намазлардан соң да сүз кузгатылды. Ниһаять, эшләр башланды. Ул бит әле эшкә тотынганнан соң, уйламаганнары да килеп чыга. Идәннең өске ягын гына ясарбыз дигән идек, булмады, нигезләре беткән булып чыкты. Шулай итеп, тулысынча алмаштырырга туры килде. Әлеге эшне тулысынча үз өстенә КФХ җитәкчесе Равил Бикчуров алды. Аллаһының рәхмәте булсын! Стеналарын заманча итеп яңарттык. Хәзер менә түбәсен тарттырга Ульяновск шәһәрендә эшләп йөрүче авылдашларыбыз кайтыбыз диделәр. Гомумн, мәчетнең барлык эшләре авыл халкы, якташлар, эшмәкәрләр ярдәме белән эшләнә. Аннан инде идәнгә намазлыклар җәясе, тәрәзәләргә пәрдәләр эләсе кала. Намазлыкны да Ульяновск шәһәреннән Дамир хәзрәт кайтарырга вәгъдә итте. Барысына да Аллаһының рәхмәте булсын, исәнлектә, тынычлыкта, муллыкта яшәсеннәр, матур, җылы мәчетләрдә ул-кызларыбыз, оныкларыбыз дин юлында булып, яхшы тәрбия, төпле белем алсыннар, - ди Җәмил хәзрәт Фатхуллов.- Аларга рәхмәт йөзеннән дога кылып торабыз, Аллаһыбыз кабул итсен. Мәчетнең яңалыгы, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Гыйбадәт йорты тагын күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев