Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең Үзәк урамында урам китапханәсе эшли башлады

Урам китапханәсе – китаплар яшәгән «йорт». Мондый кабиналарны дөньяның төрле почмакларында төрле фигуралар һәм төрле стильләрдә кешеләр китап алмашу өчен төзиләр һәм урнаштыралар.

Буккроссинг, ягъни китаплар белән ирекле алмашу Россиядә 15 еллап элек барлыкка килгән, Ауропада инде ул 20 еллап гамәлдә. Күпләрнең, мәшгульлеге аркасында, китапханәгә керергә вакыты юк. Ә болай, паркта йөргәндә дә һәркем, беркая теркәлмичә, үзенә кирәк китапны сайлап ала.

–Хәзер бит бик күпләр өй китапханәләреннән арынырга тырыша, әмма бу китапларны ташларга кулы күтәрелми һәм капчык-капчык китапханәгә китерә, ләкин аларны фондка теркәп куеп булмый, шуңа күрә урамда стеллажларга тезәргә мөмкин дигән фикергә килдек. Әлеге уй-фикерне без берничә ел дәвамында тормышка ашыру теләге белән йөрдек.

Урам китапханәсеннән куллану кагыйдәләре: китапны сайлап ал, аны укыгач, дустыңа тапшыр, теләгең булса, кире кайтар яки алмашка башка берәр китап китереп куй! Китапханә ирекле булса да, бөтенләй контрольдан мәхрүм дигән сүз түгел, бирегә үзәк китапханәдән 2-3 көн саен белгечләр килеп, дини һәм экстремистик әдәбият юкмы дип тикшереп йөри. Андый эчтәлектәге китаплар була калса, алар киштәдән алына. Шулай ук, урам китапханәсе һәрдаим видеокамералар күзәтүе астында тора”,-ди район үзәк китапханәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова.–Әлегә бар кеше дә мондый китапханә барлыгын белеп бетерми. Әмма киләчәктә бирегә килеп, китап укучылар саны артачагына ышанабыз.

Белешмә

Буккроссинг –урам китапханәсе “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” учреждениесенең грант отуы нәтиҗәсендә булдырылган. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев