Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең ике авыл җирлеге башлыгы яңа машиналы булды

Татарстан Республикасында автомобиль ачкычлары елга ике тапкыр - Татарстан Республикасы Көненә һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы съездына тапшырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашты. Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округлары муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырыла.

Татарстан Президенты автомобильләр тапшыру тантанасында шулай ук, районыбызның  ике авыл: Звезда һәм Шланга авыл җирлекләре башлыклары Марина Денисова һәм Илдар Якупов яңа машина ачкычлары алдылар.

Белешмә

Татарстан Республикасында автомобиль ачкычлары елга ике тапкыр - Татарстан Республикасы Көненә һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы съездына тапшырыла. 2010 елдан бирле барлыгы 2 712 машина муниципаль милеккә тапшырылган, шул исәптән 90 автобус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев