Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең яшь журналистлары «Алтын каләм»нән Дипломнар белән кайттылар

Быелгы «Алтын каләм» фестиваленең финал өлеше Татарстанның 19 муниципаль районыннан 70 баланы үзенә җыйды.

Финал өлешендә район балалар иҗат йортының «Яшь журналистлар» түгәрәгендә (җитәкчеләре Энҗе Җәлалова) шөгыльләнүче кызлар: Нурзилә Шәрәфетдинова, Ралина Мөдәррисова, Дилия Фәизова, Камилә Камалова да катнашты. Алар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда шөгыльләнделәр, медиашәхесләр белән очраштылар, үзләрен журналист һөнәрендә сынап карадылар.

Фестивальне Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТР иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте оештыра.

«Алтын каләм» фестивале катнашучыларда мәктәп яшеннән башлап журналистикага карата кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Фестивальнең төп бүләге —КФУның журналистика факультетында бушлай уку мөмкинлеге! Быелгы яңалыгы исә — уку йортларына Хөкүмәтнең грант ярдәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев