Чүпрәленең эшче яшьләре икенче
Яшел Үзән шәһәрендә «Наше время – Безнең заман» фестиваленең зона этабы узды.
2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время – Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшли торган яшьләр катнаша ала һәм ул «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Визитка-презентация» номинацияләре белән уза.
Фестивальдә Чүпрәленең иң оста, иң талантлы эшче яшьләре ел саен үз көчләрен сыный. Быел да гомумкоманда нәтиҗәсе буенча, чүпрәлеләр 2нче урынга лаек булды. Аерым алганда, «Музыкаль юнәлеш» номинациясендә 1нче урыннарны «Биеп кал» татар җыры белән вокаль ансамбль, «Лети перышко» җыры белән Ангелина Бильдякова һәм «Горур татар халкым» композициясе белән Салават Йосыпов алды, ә «Такмаксем» чуваш җыры белән вокаль ансамбль «Иҗади эзләнү өчен» махсус призына ия булды.
«Хореография юнәлешендә» 3нче урыннарга “Парлашып биик әле” татар биюе һәм чуваш Мария Григорьева башкарган чуваш биюе лаек дип табылды.
«Дан минуты» номинациясендә «Русская доблесть» синтез-номерына «Иҗади эзләнү өчен» махсус бүләге тапшырылды, ә Гүзәл Бахитова башкарган «Волонтерларга» шигыре икенче урынны алды.
Чүпрәле эшче яшьләр командасы составында еллар дәвамында фестивальдә катнашучыларның берсе “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Вәлиәхмәтова.
–Биергә бик яратам. Шуңа да фестивальдә катнашу минем өчен илһам алу мәйданчыгы булып тора. Команда көчле, яшьләребез талантлы, өметле, -дип уртаклашты ул.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев фестивальдә катнашу зур тырышлык таләп итүен дә ассызыклый.
–Фестивальдә катнашучылар район мәдәният йорты хезмәткәрләре генә түгел, алар кайдадыр эшли, хезмәт куя. Шуңа да репетицияләргә килү, эштән соралу, аннан соң, калган эшеңне эшләү, билгеле болар барысы да зур җаваплылык сорый. Җитәкчеләргә, катнашучы яшьләребезгә рәхмәтләремне җиткерәм, ел саен матур чыгышлар күрсәтәләр, нәтиҗәсе дә бар. Алда да бердәм, бергә булып хезмәттәшлек итик, эшлик.
Дәвам итеп
2025 елда фестиваль ике мөһим датага – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Фестивальнең финал өлеше Казанда 10-13 ноябрендә узачак. Чараның миссиясе – кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев