Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 5 егете армия хезмәтенә китте

Көзге чакырылышта бу өченче озату.

Озату чарасында район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен, яңа дуслар табуларын, хезмәтләре тәмамлангач, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде, бүләк тапшырды.

Илүзә Маллямова, Шланга авылыннан:

  • Биш бала тудырып үстердек. Яшьтән бирле авылдагы хезмәт белән мәшгүль булдык. Биш балабызның дүртесе ир-егетләр. Малай кеше тудымы, ана кешенең баласына бәхет теләве белән янәшә икенче уе да – Армия хезмәтеннән дә исән-сау кайтырга булсын, -дигәне килә. Шөкер, өч улым да Ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-сау хезмәт итеп кайттылар. Бүген менә дүртенче улыбызны озатабыз. Дөньяларныэ тыныч булмавы, Украина белән килеп туган хәл ана күңелендәге борчуны тагын да куәтләндерә, әлбәттә. Өмет, барысы да әйбәт булыр, дигән өмет тынычландыра. Һәрбер ата-анага балаларының өйгә исән-сау килеш кайтуларын көтеп алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев