Чүпрәлеле правасыннан колак какты
Шушы көннәрдә генә район җәмәгать суды судьясы З.Р.Яфизова Козловка карата Административ хокук бозу турындагы эшне карады.
Козлов автотранспортны идарә иткәндә ЮХИДи хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында аның руль артына исерткеч эчемлек эчеп утырганлыгы билгеле була. Бу махсус җайланма нигезендә ачыклана һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шул турыда беркетмә төзелә.
Суд барышында Козлов үз гаебен таный. Суд аны бер елга автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләттерергә дигән җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев