Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләргә мактаулы гражданин исеме тапшырдылар

2025 елда без ТР Чүпрәле районы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәбез.

 Чүпрәле муниципаль районы Советы карары белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы үсешенә зур хезмәтләре һәм зур шәхси өлеше өчен «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме : 
— Гайзатуллин Ринат Рауф улына — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына;
—Музыкантов Анатолий Николаевичка — хезмәт ветеранына;
— Романов Николай Федоровичка — хезмәт ветеранына; 
— Зарипов Корбангали Хәсият улына— хезмәт ветеранына бирелде.

Бүген, 2025 елның 19 февралендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов Корбангали Хасият улы Зариповка әлеге билгене өенә барып тапшырды.  Казанышлары өчен рәхмәт белдерде, ихлас теләкләр теләде.

Корбангали Хәсият улы Чыпкас Илмәт авылында туа. Ул бөтен гомерен туган Чүпрәле районына багышлады.
Ул үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы буларак башлады.   1988-2009 елларда-ТР Чүпрәле районы 90 нчы һөнәр училищесы директоры вазифасын башкарды.
"Мәгарифтәге казанышлары өчен"медальләре белән бүләкләнгән. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел медальләре иясе. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.


Элегрәк бүләкләр Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының йомгаклау сессиясендә тапшырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев