Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырдылар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне кысаларында  хезмәтләрен намуслы башкарган һәм югары профессиональлекләре өчен «Данадис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферлары  Рәшит Миннесамат улы Хәйруллин  Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы; Ирек Ирфан улы Мөдәрисов һәм Фоат Нурислам улы Ханбиков Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте  һәм һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен  «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды» федераль дәүләт казна учреждениесенең 114 янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Колпаков Роман Николаевичка Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Намуслы хезмәте һәм районының икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының икътисад һәм инвестицияләр буенча киңәшчесе Илдус Дәүләтша улы Вахитов Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев