Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Халыкара гаилә көне«н билгеләп үттеләр

Чүпрәлеләр «Халыкара гаилә көне«н «Чүпрәле» паркында билгеләп үттеләр

Паркта төрле мастер-класслар, спорт уеннары, шулай ук, фотозона оештырылды. Мәдәни-күңел ачу чаралары белән үрелеп барган бу көн гаилә белән бергәләп ял итү, күңел ачу һәм гаилә кыйммәтләрен ташын бер кат искә төшерү өчен бик яхшы сәбәп булды.

Чара район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинның сәламләү сүзе һәм бәйрәм котлаулары белән башланды. Төп сәхнәдә концерт барды. Сәхнә түренә мәдәният хезмәткәрләре җыр- бию белән чыксалар, озак еллар бергә гомер иткән парлар хөрмәтләү өчен чакырылды.

Гаилә парларына аерым игътибар бирелде бу көнне. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки ярты гасырдан артык утны-суны кичкән ир белән хатын бит алар! КечеЧынлы авылыннан Рөстәм һәм Заугания Исхаковлар, Мансур һәм Гөлҗиһан Саттаровларның никахшуларына 60 ел тулган, мәсәлән. Районыбызда, шулай ук, туган төбәгебез файдасына озак еллар хезмәт куйган гаиләләр дә күп. Аларның да кайберләре хөрмәтләнде Халыкара гаилә көнендә.
Киләчәктә гаилә корачак яшь гражданнар да онытылмады — аларга әлегә беренче мөһим документ- паспорт тапшырдылар. Паспортны алар район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм район прокуроры Олег Гайнетдинов кулыннаг алдылар.

Интерактив мәйданчыкта чарада катнашучылар открыткалар һәм шәмнәр ясап карадылар, шулай ук ГТО нормативларын үтәү буенча мобиль мәйданчыкта шөгыльләнделәр.

Бу көнне район халкы өчен «Туган як» һәм "Таван ен"га язылуның күчмә мәйданчыгы да эшләде.
Халыкара гаилә көне район халкын тагын да берләштергән, бергә туплаган искиткеч бер вакыйга булып истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев