Чүпрәлеләр солдат егетләр янында Мәскәүдә булдылар
Эш сәфәре кысаларында хәрби хезмәт узучы райондаш егетләр белән очрашу узган.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Мәскәү өлкәсендә урнашкан район шефлык итүче хәрби частьтә булдылар.
Эш сәфәре кысаларында хәрби хезмәт узучы райондаш егетләр белән очрашу узган.
Бүгенге көндә частьтә Чүпрәле районыннан 19 егет хезмәт итә. Марат Гфаров һәм Айрат Җәлалов хәрби часть җитәкчелеге, егетләр белән аралашканнар, аларның көнкүреш шартлары һәм хезмәт үзенчәлекләре белән танышканнар, якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,күркәм традиция буенча бәйрәм бүләкләре тапшырганнар. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Марат Гафаров хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев