Чүпрәлеләр “Россия көне”ндә паспортлы булдылар
Тантаналы чара “Чүпрәле” паркында узды.
12 июнь–Россия көне уңаеннан “Чүпрәле” паркында тантаналы чаралар узды. Бәйрәм белән район халкын һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов тәбрикләде.
Чараның мөйим вакыйгасы булып, 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру чарасы торды.
“Бүгеннән сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз. Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга буларак күңелләрегездә озак сакланыр. “Россия көне”ндә паспортлы булу икеләтә куаныч. Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, милли бердәмлек билгесе булып торган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм күңелләрдә илебез карата горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен! Сез дә туры юлдан тайпылмыйча, илебезнең, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез. Апасыбыз данын еракларга танытып, аның киләчәге өчен хезмәт итегез”, - диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Район прокуроры Олег Гайнетдинов паспортның мөһим документ булуы хакында аңлатып, гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев