Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр махсус операция барышында һәлак булган спецназ капитаны белән хушлаштылар

Капитан Денис Петров разведка ротасы командиры була.

 

Бүген, Чүпрәле районының Иске Элмәле авылында спецназ капитаны Денис Петров белән хушлашу чарасы булды.

Капитан Денис Петров   разведка ротасы командиры була.

Ул 1991 елда Иске Элмәле авылында туган. 1 сентябрьдә аңа быел 31 яшь тулган.

Капитан, разведка ротасы командиры Денис Петровны озатырга барлык авыл халкы, район администрациясе, хәрби комиссиарт һәм ул хезмәт иткән хәрби часть вәкилләре, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары һәм район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре килде..

Матәм митингын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачты.

- Денис Петров Ватан сагында  үз гомерен кызганмый вафат булды. Якташыбызны югалту безнең өчен бик авыр, аның турындагы хәтер мәңге йөрәкләребездә сакланыр, - диде ул.

РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров Денис Петровның хәрби бурычын намус белән үтәвен билгеләп үтте.

- Без кыю сугышчыны, Ватаныбызның чын улын югалттык. Денис хәрби бурычын лаеклы үтәде. Иң катлаулы ситуацияләрдә дөрес карарлар кабул иткән хәрби  һәм чын командир иде. Денис хезмәттәшләре хәтерендә һәрвакыт яхшы яктан истә калыр. Геройга мәңгелек хәтер, - диде ул.

Денис укытучылары ассызыклаганча, бүген үсеп килүче буынга олы ватанпәрвәр шәхес, үрнәк булып тора.

- Ул яшь буын өчен чын үрнәк. Ул һәрвакыт шат йөзле, үз гамәлләре өчен җаваплылык тоючан һәм һәрвакыт алгы сафта булды. “Мин һәрвакыт герой булырга, каһарманлык кылырга теләр идем” дия иде. Шулай эшләде дә, үз гомере бәрабәренә якты тормыш өчен көрәште. Без аның белән һәрвакыт горурланырбыз, - диделәр алар.

Денис Петров 1991 елның 1 сентябрендә Иске Элмәле авылында туа . Иске Элмәле авылы мәктәбендә укый. Урта белем турындагы аттестатны 2009 елда 2 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә (күп профильле лицей) ала. Аннан соң ул РФ Милли гвардия гаскәрләренең Саратов хәрби институтына укырга керә. 2014 елда лейтенант исеме белән тәмамлый, белгечлеге - хәрби юрист. 2014 елдан 2016 елга кадәр Грозный шәһәренең 46 нчы оператив бригадасында взвод командиры булып хезмәт итә. 2016 елда 24 яшендә краплы беретын ала. 2016 елдан 2020 елга кадәр 3723 елда рота командиры урынбасары булып хезмәт итә. Новосибирск шәһәрендә квалификация күтәрә.. 2020 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Алания Моздок шәһәрендә хезмәт итә. 2021 елда Сириядә була. Агымдагы елның февраленнән Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Аның хатыны һәм ике кечкенә баласы калды. 

Бүләкләре һәм медальләре: «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен», «3723нче  хәрби частькә 25 ел», «3723нче  разведка ротасы барлыкка килүгә 25 ел истәлекле медальгә таныклык»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев