Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Казанда Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март хөрмәтенә узган тантаналы чарада катнашты

Тантана Галиәскар Камал театрының яңа бинасында үтте.

Бүген, 2025 елның 7 мартында, Казанда Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март хөрмәтенә тантаналы чара узды.

Тантана Галиәскар Камал театрының яңа бинасында үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Әлеге чарага Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендәге делегация дә чакырылу иде.

Делегация составында махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әниләре: Тамара Годунова, Галина Немасева, Гельшат Миначева, Алсу Хөсәенова, шулай ук Румия Идиатуллина, «Созидание» яшүсмерләр клубы каршындагы «Доброцентр» вәкиле катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев