Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар

Көзге ярминкәләр сентябрьдә старт алды һәм декабрьдә тәмамланачак

Бүген Казанда чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда чүпрәлеләр дә катнашты.

Казанның Киров районы Батыршин урамында иртәдән башлап халык күп иде. Бүген биредә Чүпрәле авыл хуҗалыгы формированиеләре, КФХ, эшмәкәрләр үз продукцияләрен сатуга илттеләр. Ярминкәдә шәһәр халкы өчен продукция кулай бәядән сатыла. Шуңа күрә ярминкәдә һәрвакыт җанлы була. 

Ярминкә һәм продукция сату барышы белән танышырга ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да килгән иде. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов озатуында алар сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләштеләр,  кәефләре белән кызыксындылар. 

Продукцияне сатудан тыш, һәр ярминкәдә мәдәният хезмәткәрләре дә чыгыш ясый, бәйрәм атмосферасы тудыра.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр сентябрьдә старт алды һәм декабрьдә тәмамланачак. Муниципалитетлар ике атна саен ярминкәгә баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев