Чүпрәлеләр гошер сәдакасы тапшыра ала
Гошер — ул сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.
20нче сентябрь — Татарстанда Гошер көне! Әлеге вакыйга хакында тулырак аңлатып үтәбез
Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда ел саен гошер сәдакасын җыю һәм аны тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе үткәрелә. Әлеге изге эштә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетләренә алып килергә кирәк — ул мохтаҗларга тапшырылачак.
Нәрсәләр кабул ителә соң? Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива, шулай ук бал. Болар барысы да мохтаҗларга таратылачак!
Гошер — ул сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.
Быел әлеге акция һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелә.
Чүпрәледә гошер сәдаксы җыю барлык мәчетләрдә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев