Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Буадагы интернат-йортта яшәүче өлкәннәр белән очрашты

Биредә Чүпрәледән 18 өлкән кеше тәрбияләнә.

Картлар йорты, диюгә үк, җанны ниндер бер салкынлык өтеп ала. Күз алдына сорылык, караңгылык төсмерләре белән тулы бина килеп баса. Ә менә Буадагы картлар өчен картлар йорты-интернатында булганнан соң, исеме җисеменә бөтенләй туры килмәвенә инанасың.

Биредә Чүпрәледән 18 өлкән кеше тәрбияләнә. Ел дәвамында аларның хәл-әхвәлләрен белешеп торудан тыш, Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылучы очрашу аерым бер җылылык белән уза. 

Агымдагы елда да авыл җирлекләре башлыклары үз өлкәннәре янына бардылар, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Интернатта яшәүче 18 өлкән Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Яңа Элмәле, Шланга, Марс, Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Алешкин-Саплык, Матак, Уби, Звезда, Түбән Чәке, Яңа Ишле авыл җирлекләреннән. Моннан тыш, Тәтеш, Кайбыч, Нурлат районнарындагы картлар йортларында да тагын алты чүпрәлеле яши. Анда Городищеавыл җирлегеннән дә бар.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләде.

Чүпрәле өлкәннәренә татлы күчтәнәчләр дә тапшырылды. Күчтәнәчләрдән тыш, «Дуван бакчалары» хуҗалыгы җитәкчесе Альфред Хәйруллин алма, җиләк-җимеш продукцияләре дә әзерләп җибәргән иде.
Өлкәннәр арасында интернатта иң озак яшәүчеләрдән Татар Шатрашаны авылыннан Заһид абый Абитов, ул 2011 елдан биредә биредә. Шулай ук, Чуваш Шәйморзасыннан Фәрит Әхмәтов һәм Чепкас-Ильмәт авылыннан Гөлбану апа Садыкова 2019 елдан бирле яшиләр.

Картлар йортларына эләгүнең сәбәпләре төрле: кемдер ялгыз калган, кемнедер хастаханәдән алып килгәннәр, балалары булып та, гаиләгә сыймаганнары да бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә шактый.

Интернат-йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова сүзләренчә, өлкәннәргә учреждениедә уңайлы шартлар тудырылган. Алар көненә биш тапкыр тукланалар, бик активлар, барлык чараларда да катнашалар. 

—Бездә барлыгы 120 кеше яши, шуларның 40сы —урын өстендә. Реабилитация кирәк булучылар, операция таләп ителүчеләр дә күп. Күпләр сәламәтлекләрен бирегә килгәч яхшырта, операция ясаталар, республика хөкүмәте, хәйриячеләр бик нык ярдәм итә, аларга рәхмәт. Дини юнәлештә дә: мөселманнар, христаннар өчен дә уку бүлмәләре бар, атнага бер тапкыр дин әһелләре дә килә. Без ябык учреждение түгел. Өлкәннәр урамга чыгып йөриләр, кибетләргә баралар, кирәк-яракларын алалар һ.б. Әлбәттә, һәркемнең үз йорты булса яхшы, әмма кызганычка каршы, картлар йортларына ихтыяҗ зур шул әлегә, — ди Рәзинә ханым.

Интернат хезмәткәрләре өлкәннәрне үз әти-әниләредәй тәрбия кыла. Алар белән бергә борчыла, шатлана.

Шуңа да өлкәннәр аларга бик рәхмәтле.

Яңа Чокалы авылыннан Камәрия Тапкина:

—Мин монда 2022 елдан бирле яшим. Бик ошый, кызлар тырышалар, барысы өчен дә рәхмәт аларга. Үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, барлык шартлар да тудырылган.

Василий Соснов, Иске Элмәле авылы:

—Мин монда әле күптән түгел генә. Әлегә бик ияләшмәдем. Гәрчә монда барысы да яхшы булса да, өем сагындыра. Вакыт узгач, тынычланырмын дип өметләнәм.

Өлкәннәр белән очрашу җылы узды. «Тагын кайчан киләсез? Без сезне көтәчәкбез», дигән сүзләр дә яңгырады хушлашканда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев