Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә Татарстан Республикасы икътисад һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларыннан эшче төркем килде

Кунаклар җитештерү объектларында булдылар, эшмәкәрләр белән очраштылар.

Эшлекле сәфәр барышында министрлыкларның эшче төркеме җитәкчеләр озатуында «Государев амбар» җәмгыятен карады, атап әйткәндә, тегермән комплексында булдылар, җәмгыятьнең эшчәнлеге белән таныштылар. Бүгенге көндә «Государев амбар» җәмгыяте төрле сорт он, мал-туар өчен комбикорм җитештерү белән мәшгуль. Соңгы вакытта биредә он 2 кг лы итеп тә җитештерелә башлаган.

Аннан соң кунаклар җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче «Дуван бакчасы» кооперативында булдылар. Кооператив агымдагы елда виктория, карлыганнан тыш, үзенең зур уңышларының берсе—алма үстерүне атый ала. "Дуван бакчасы«нда үскән алмага бүген дә ихтыяҗ зур икән.

Эшче төркемгә цеолит чыгару һәм аны эшкәртүгә эшчәнлеген юнәлдергән «Идел буе Цеолиты» җәмгыятен дә күрсәттеләр. Үткән елда җәмгыять зур югалтулар кичерүгә карамастан (ноябрь аенда складта зур янгын чыкты), үзләренең эшчәнлекләрен янә көйләп җибәрә алганнар. Базар территориясендә бинада Түбән Чәке — Шатрашан җирлегеннән китерелгән цеолитны авыл хуҗалыгы өчен минераль ашлама, мәчеләр бәдрәфе өчен һәм башка төр өлкәдә продукция буларак куллануга фасовкалыйлар монда, киләчәкккә планнары да шактый.

Соңгы елларда гына сафка баскан «Исток» сөт эшкәртү цехында да булдылар кунаклар. Чүпрәле районы элек-электән май-сыр продукциясе белән дан тотуын искәртеп, әлеге юнәлештә эшләнгән эшләр белән таныштылар.

Чүпрәле сәнәгать мәйданчыгының да резидентлар белән тулыланып килүе сокландырды эшче төркемне. Андагы җитештерү процессларын күзәттеләр һәм алга таба үсеш мәсьәләләре тәкъдим ителде.

Эшче төркем сәфәренең мөһим өлеше булып, районы Башкарма комитеты залында эшмәкәрләр белән очрашу булды. Очрашу барышында бизнесны үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, шулай ук дәүләт органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Аерым алганда, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Рәсим Усмановның, "ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды"ның райондагы вәкиле Данис Айнулловның, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалык формаларын үстерү бүлеге башлыгы Александр Малокинның чыгышлары тыңланды. 

Рәсим Усманов чыгышында чүпрәлеләрнең Гарантия фонды ярдәменнән файдаланулары турында сөйләде. Узган елда 17 гариза канәгатьләндерелгән булса, быел — 4, диде ул. 

Иджара лизинг компаниясе вәкиле Рамил Сөләйманов исә ислам продукциясе җитештерү һәм бу өлкәдә ярдәм чаралары белән бәйле яңа юнәлешкә тукталды.

Чүпрәле районына эш сәфәренә йомгак ясап, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева Чүпрәле районында эшкуарлык үсеше динамикасының уңай булуын билгеләп үтте.

—Кече бизнесны үстерү—бүгенге көннең һәм эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ярдәм чаралары хакында сөйләү, аларны үстерү, күрсәтү-безнең төп бурычыбыз. Күп кенә кыенлыкларга карамастан, нульдән диярлек булдырылган Чүпрәледә күрү —олы мактауга лаек. Барыгызга да эшегез өчен министрыбыз исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Һәр эшкуар, һәр хезмәткәр Татарстан Республикасы икътисадына үз өлешен кертә. 

Район башлыгы Марат Гафаров:

—Чүпрәле районында кече һәм урта бизнесның үсүе бик куанычлы. 5 ел элек ул 15 процент булса, бүген инде 26 процентны тәшкил итә, үзмәшгульләр саны арта. Әлеге өлкәдәге эшчеләрнең саны 3000 якын кешене тәшкил итә. Ярдәм чаралары чыннан да бик күп, иң мөһиме— алардан вакытында файдалану, — дип ассызыклады Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев