Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә кар-буранлы чып-чын кыш килде

Бу көннәрдә кышкы табигать үзенең холкын аеруча нык күрсәтте

Көне-төне буранлап яуган карлары белән ул шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләргә дә, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә кыенлыклар тудырды.

“Буран каты булды. Балачакның капка өсләреннән йөри торган кар-буранлы чып-чын кыш килде. Карны ничек көрәп бетерәсе?” Соңгы вакытта бар сөйләшү шул буран турында гына. Социаль челтәрләр аша һәммә кеше буран турындагы көлкеле рәсемнәр, блогерларның язмаларын җибәрә. Артистлар да алардан калышмый, әнә Фирдүс Тямаев та: “Сыйфатлы кар сатам”, дип видеоязма калдырган.

Өлкәннәр әйтмешли: «Кар күп булгач, җәй дә яхшы киллер, уңыш мул булыр». Анысы шулай, әмма моның уңайсыз яклары да бар. Юллардагы кар-боз катламы машиналар хәрәкәтенә генә түгел, җәяүлеләргә дә күп читенлекләр тудыра. Моннан тыш, карның күп булуы язгы чорга кергәндә, урам-ишегалларыбызны гөрләвекләр басып китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә дә бүген шәһәр-авылларның махсус хезмәтләре кар көртләре, бозлавыклар белән «көрәш»кә чыкты. Алар көн дими, төн дими юлларны, җәяүлеләр сукмакларын кардан арындыру эшендә.

Татарстанда “Буран” планы игълан ителде, мәктәп укучылары дистанцион укуга күчте, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә рәхәтләнеп, әби-бабайда ял итә.

Синоптиклар фаразлавынча, январь аенда явым-төшем айлык нормадан узып киткән, февраль аенда кар-бураннарның булуы янә көтелә. Кар-буранның аеруча, күп явуы республиканың берничә районында күзәтелгән, шул исәптән–Чүпрәледә!

Бу көннәрдә район үзәгендәге, авыллардагы урамнарны кардан чистарту көчәйтелгән режимда алып барыла. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә мәктәп укучылары, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары ярдәмгә килә, ишегалларын чистарта , капка төпләрендә чыгу юллары ясый. Игелекле гамәлләре белән яшьләребез совет чорындагы “тимурчылар” командасының матур традициясен дәвам итә.

Ни генә булмасын, табигать сынавын узмаслык түгел. Җырларда да бит, “Тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын” дип җырлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев