Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Утырышны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов алып барды.

Утырыш эшендә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек җитәкчесе Артем Абрамов, район прокуроры ярдәмчесе Владислав Раков,  ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, “Юл хәрәкәте иминлеге” буенча Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты. Утырышның көн тәртибендә Чүпрәле районы юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы алты мәсьәлә каралды.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов соңгы көннәрендә район юлларында хәвефле хәлләрнең артуына борчуын белдерде. Комиссия каравына әлеге уңайдан тиешле карарлар кабул итү  һәм тәкъдимнәр кертү кирәклеген искәртте.

Данис Сатдинов  юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга махсус хезмәтләрнең тиешле вакытта килеп җитү мәсьәләсенең аеруча җитди булуын искәртте.  “Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән гражданнарның гомерен секундлар, минутлар хәл итә. Шуңа да, тиешле служба хезмәткәрләренең тиз арада килеп җитүе мөһим шартларның берсе булып тора”,-диде ул. –Моннан тыш, җирлекләрдә таләп ителгән урыннарга юл билгеләрен һәм ясалма юл тигезсезлекләрне урнаштыруны үзара салым хисабына карау мөмкинлеген дә карарга кирәк. Шул рәвешле, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калырга мөмкин.  

Реклама

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе Артем Абрамов Чүпрәле районында автомобиль юлларында авария хәлендәге хәлгә һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә  тулы анализ ясады.

Утырыш барышында район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, «Данадис» җәмгыяте директоры урынбасары Илнур Исхаков,  Юл хәрәкәте иминлеге” буенча Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитованың да докладлары  тыңланды. Аларның чыгышлары башлыча, балалар һәм аларның әти-әниләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чараларны үткәрүгә кагылышлы иде.

Йомгак ясап, район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов көзге-кышкы чорда юл хәрәкәте куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый торган чараларны да көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Болар: юлларны һәм юл билгеләрен  көзге  чорда–пычрактан, кышкы чорда –кардан, бозлавыктан  чистартуны контрольгә алуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев