Чүпрәледән Хафизовлар бәйгедә җиңү яулады
«Татар-информ»да «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бәйге үз көчләре белән ишегалларын һәм урамнарны бизәүче Татарстан шәһәрләре һәм авыл җирлекләре халкын берләштерде
Тантанада Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан Хафизовлар гаиләсе дә катнашты. Гөлназ һәм Радик Хафизовлар, Түбәнкамалылардан әз генә калышып, мактаулы икенче урынны алдылар. Бүләкләү чарасына алар тулы гаиләләре белән килеп, яңа ел ишегалды бизәлешенең уртак эш булуын күрсәттеләр.
–Әлеге бәйгедә Хафизовлар икенче ел рәттән катнаша. Үткән ел да алар яинал финалга кадәр барып җиттеләр, әмма җиңү насыйп булмады.
“Ниһаять, быел безгә уңыш елмайды. Җиңү җиңел бирелмәде, безнең өчен тавыш биргән һәркемгә олы рәхмәтлебез", - ди Хафизовлар.
Конкурста беренче урынны Түбән Камадан Артем Демидов яулады. Лидерлар өчлеген Баулы районыннан Ильяс һәм Гөлчәчәк Ибраһимовлар гаиләсе йомгаклады.
Бүләкләү тантанасын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Динә Хәлимова уздырды. Ул катнашучыларга бәйгедә катнашулары һәм тирә-юньдәгеләргә Яңа ел кәефе тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Чара җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев