Чүпрәледән Вәлиевлар гаиләсе призер булды
Компьютер ярышлары буенча республика чемпионатының «Смартфонда эшләү» номинациясендә алар II урынны яуладылар.
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында компьютер ярышлары буенча «Буыннар бәйләнеше» II Республика чемпионатының финалы узды.
Ярышларда республика буенча муниципаль этапларда сайлап алу турын узган гаилә командалары катнашты.
Катнашучылар смартфонда эшләү, Яндекс эзләү системасын куллану, шулай ук цифрлы һәм финанс куркынычсызлыгы мәсьәләләре белән бәйле биремнәрне үтәделәр.
Чемпионат буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга һәм төрле яшьтәге кешеләр арасында заманча технологияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев