Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Наталия Клементьева «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды

Алешкин-Саплык авылында яшәүче Наталия Клементьева райондашларыбызга яхшы таныш. Ул алты бала әнисе, авылда клуб җитәкчесе булып эшли.

Наталия күп кенә республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулаган иҗади шәхес, шигырьләр дә яза. 2023 елда ул «Нечкебил» республика матурлык һәм әниләр бәйгесендә катнашты, 2024 елда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашынча” бәйгесенең “Ел хатын-кызы-әни” номинациясендә җиңү яулады. Үткән ел исә “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз конкурсында улларына багышланган шигырен тәкъдим итте.

Наталия Николаевна беренчеләрдән булып, авылдашлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү эшен дә оештырды. Бүгенге көндә аның ике улы да махсус хәрби операциядә катнаша, илебез иминлеген саклый.

Дәүләт бүләген тапшыру чарасы Халыкара хатын-кызлар бәйрәме кысаларында Казан Кремлендә узды. Бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Белешмә

«Ана даны – Материнская слава» медале Татарстан Республикасында 2000 елдан булдырылды.  Ул 5 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан бирле әлеге бүләккә республикада 2 меңгә якын хатын-кыз лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев