Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән мобилизацияләнүче җыелма пунктка өйләнеп китте

Узган көннәрдә Чүпрәле районыннан өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган ике ир-ат никах төзеде

Өлешчә мобилизацияләүгә  чакырылган Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылыннан Владимир Юдин Ульяновск өлкәсеннән сөеклесе Елена Скочкова белән җыелма пунктка җибәрелгәнче бер көн алдан никахларын рәсмиләштергәннәр. Никахны теркәү тантанасы Ульяновск өлкәсенең Тимер юл районының ЗАГС бүлегендә уза.

Бүген,2022 елның 25 октябрендә, хәрби хезмәткәр Владимир Юдинны, башка мобилизацияләнүчләр белән бергә  тантаналы рәвештә район мәдәният йортында озаттылар. Яңа өйләнешүчеләргә район башлыгы Марат Гафаров гаилә бәхете теләде һәм бүләк тапшырды.

Искәртеп узабыз, узган көннәрдә Чүпрәле районыннан өлешчә мобилизацияләү кысаларында  чакырылган  ике ир-ат никах төзеде.  Шулай ук укыгыз Чүпрәле районыннан мобилизацияләнгән егет җыелма пунктка никахын теркәп китте

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, ЗАГСлар мөрәҗәгать иткән көнне мобилизацияләнгән халыкның никахларын терки ала.  Никахны кичектергесез тәртиптә теркәү өчен парның билгеле бер шартлары булырга тиеш, алар арасында Россия армиясенә повестка булган очракта ирен мобилизацияләү ихтималы күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев