Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән махсус хәрби операция зонасына масштаблы гуманитар ярдәм озатылды

Бу юлы да изге миссияне район башлыгы Марат Гафаров җитәкләде. Гуманитар йөкне адресатларына илтеп тапшыруда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов та катнашты.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, хәрбиләргә төрле ярдәм чаралары озатылып тора. Ә районкүләм гуманитар ярдәм барлык райондашлар, оешма хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр берлектә җыела. Йөк “Созидание” яшүсмерләр клубында туплана. Бу юлгысында да кемдер акчалата, кемдер кирәк-ярак белән ярдәм иткән. Әлеге игелекле гамәлдән мәктәп укучылары, өлкәнннәр, аерым гаиләләр дә читтә калмый.

Гуманитар ярдәмне туплауга әзерлек барышы, гомумән, җирлекләребездә бу уңайдан нинди эшләр үткәрелүе хакында без газетабызда да, социаль челтәрләрдә дә даими язып барырга тырышабыз. Моннан тыш,  Телеграмм-каналда булдырылган “Дрожжаное. Мы-Вместе” дигән каналда гуманитар ярдәмне туплауда катнашучылар турында күрергә мөмкин.

Тугызынчы тапкыр масштаблы гуманитар ярдәмне җитәкләгән район башлыгы Марат Гафаров үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.

«Бүгенге көндә илебездәге вәзгыятькә битараф булмаучыларның күп булуы куандыра. Туган яктан җибәрелгән ярдәм батыр ир-егетләребезгә җиңүгә өмет-ышаныч бирә, аларны көтүебез, яратуыбыз хакында белдерә. Ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәт!», - дип язган район башлыгы Марат Гафаров.

Тупланган гуманитар ярдәмдә шәхси посылкалар, автотранспорт өчен запас частьләр, газ баллоннары, генераторлар, җылыткычлар, пычкылар, окоп шәмнәре, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар бар. Шулай ук, күңел җылылыгы белән әзерләнгән өй ризыклары да бар.

Шланга авыл җирлеге Илдар Якупов әйтүенчә, хәрбиләрнең шәхси соравы буенча квадроцикл да җибәрелгән. Бу игелекле гамәлгә дә бөтен авыл халкы берсүзсез кушылган.

"Кешенең нинди икәнлеге авырлык килгәч беленә, ә батырлар яуда сынала", дип юкка гына әйтмиләр. Халкыбызның шулай бердәм булуы, ярдәмләшеп яшәве, битараф булмавы– җиңүгә илтүче көч ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев