Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән көзге чакрылышта хәрби хезмәткә 28 егет китәчәк

Быел көзге чакырылыш бер айга соңрак, 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерелде.

Илдә  көзге чакырылыш башланды. Быел ул бер айга соңрак, 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерелде. Моның сәбәбе булып, военкоматлар тарафыннан өлешчә мобилизация кысаларында үткәреләсе чаралар торды.

Агымдагы елның сентябрь аенда  РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Указ нигезендә илдә 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә 18 дән 27 яшькә кадәрге 120 мең кеше чакырылачак. Татарстан буенча әлеге сан исә, якынча 3 меңне тәшкил итә.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин белдерүенчә, чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан солдатлар, матрослар, сержантлар һ.б. хезмәттән азат ителәчәк һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк.

Хәрби хезмәттән  кичектерелү хокукына килгәндә, Россия Президентының 2022 елның 2 мартындагы Указы нигезендә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүче Россия Федерациясе гражданнары шунда эшләү чорында хәрби хезмәттән азат ителә. Көллият, техникум, югары уку йортларына укырга кергән яшьләргә дә, хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү  каралган.

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль канунда һөнәри белем алу чорына хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерүне бер генә тапкыр бирү каралган. Башлангыч белемне «бакалавриат» буенча алып һәм алга таба магистратурада уку гына искәрмә булып тора. Шулай итеп, элек урта һөнәри белем алу өчен бирелгән кичектерү югары уку йортларына кергән гражданнарга кабат бирелми, һәм алар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шуны да искәртеп үтәсем килә: хәрби хезмәттән кичектерелеп тору хокукы гражданнарга ординатурада, аспирантурада белем алу өчен бер генә тапкыр бирелергә мөмкин.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның теләкләре  комиссия тарафыннан исәпкә алына. Әйтик, балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнар хәрби хезмәткә мөмкин кадәр яшәү урынына якын урыннарга җибәрелә. Катлаулы хәрби-учет белгечлекләрен үзләштергән призывникларга да гаскәрләр төрен сайлау хокукы бирелә. Ул  ихтыяҗга, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып хәл ителә.

Быел районнан хәрби хезмәткә  28 егет чакырылачак. Бу көннәрдә  армиягә китәсе егетләр чакырылыш комиссиясенә чакырылачак һәм медицина тикшерүе узачак. Беренче озату ноябрьнең беренче декадасында булыр дип көтелә, - ди комиссия рәисе Данис Сатдинов.

Белешмә

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты интернет-порталында  гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү буенча “кайнар линия” телефоннары: 8(843)221-44-09 һәм 8-(843)-221-60-068, шул исәптән муниципаль районнардагы хәрби комиссариатларның телефоннары да күрсәтелгән. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариатына  8(843)743-48-14,  8(843)743-19-80 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев