Чүпрәледән Ягашкиннар гаиләсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты
1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә «Балачак фестивале» узды.
“Иң яхшы һәм ышанычлы команда – гаилә”
1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә "Балачак фестивале" узды. Әлеге вакыйга белән «Татарстанда җәй» республика проекты ачылды, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фестиваль мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул балаларга шөгыльләнергә тәкъдим ителгән активлыклар белән танышты һәм республика яшьләре белән аралашты.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук, бәйрәм кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән очрашты. Әлеге очрашуга республиканың барлык районнарыннан “Беренчеләр хәрәкәте” тормышында актив катнашучы иң актив гаиләләр чакырылган иде. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та катнашты.
Очрашуда катнашучылар белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов: "Иң яхшы һәм ышанычлы команда – ул гаилә. Ул һәрвакыт таяныч һәм үрнәк", - диде.
Чүпрәле районыннан әлеге бәйрәмдә Ягашкиннар гаиләсе булды. Исегезгә төшерәбез, Ягашкиннар районда “Беренчеләр хәрәкәте” командасы белән берлектә үткәрелүче һәм башка чараларда актив катнашалар.
"Марина һәм Алексей Ягашкиннар гаиләсе–бердәмлек һәм актив тормыш позициясенең чын үрнәге. Алар яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр”, -дип белдерә “Беренчеләр хәрәкәте”нең райондагы бүлеге җитәкчесе Ранилә Алиуллова.
Махсус хәрби операция ветераны Алексей үзенең хезмәттәше, батырларча һәлак булган ... якты истәлегенә армрестлинг ярышларын оештыручыларның да берсе булып тора. Марина исә “Беренчеләр хәрәкәте” командасы остазы буларак, балаларны игелекле һәм мөһим эшләргә тарта, күп кенә проектларны тормышка ашыруда зур көч куя. Кызлары Есения дә “Бөркетләр” командасында, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша.
Марина Ягашкина:
–Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашу бик җылы, дустанә узды. Без аннан илһамланып кайттык. Татарстаныбызда яшәвебез белән горурланабыз, республикабызда традицияләргә сакчыл караш яши, киләчәгебез–балалар өчен күп мөмкинлекләр гамәлгә ашырыла. Оештыручыларга зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев