Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледән Гөлсинә апа Фәизова 3 нче урынга лаек булды.
Катнашучылар «Фотография», «Рәсем сәнгате», «Декоратив флористика», «Агачтан эшләнгән әйберләр», «Үрү», «Бижутерия, аксессуарлар ясау» һәм башка номинацияләрендә эшләрен тәкъдим иткәннәр.
Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Иске Чүпрәледән Гөлсинә апа Фәизова да бар.
Катнашучылар «Фотография», «Рәсем сәнгате», «Декоратив флористика», «Агачтан эшләнгән әйберләр», «Үрү», «Бижутерия, аксессуарлар ясау» һәм башка номинацияләрендә эшләрен тәкъдим иткәннәр. Кабул ителгән эшләрнең 60-сына призлы урыннар бирелгән.
Моннан тыш, ветераннарның эшләрен карарга килгән кунакларның фикерен исәпкә алып, жюри башкарылган эшләрнең оригинальлеге өчен тамашачылар симпатиясе буенча да махсус бүләкләр әзерләгән. Әлеге бүләккә 52 эш лаек булган. Бәйге үне оештыручы — Республика ветераннар (пенсионерлар) Советы.
Гөлсинә апа Фәизова—актив ветеран-пенсионер. Ул барлык чараларда катнаша, районның иҗтимагый тормышында үзеннән зур өлеш кертә. Моннан тыш, буш вакытларында бәйли, тегә, чигә. Бәйгегә дә «Бәйләү» номинациясе буенча эшләрен тапшырып, 3 нче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев