Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән дүрт егет армиягә китте

21 июнь иртәсендә Дементьев паркында аларны тантаналы озату булды

Паркка булачак солдатдарга уңышлар теләү өчен җитәкчеләр, әти-әниләр, туганнар, дуслар һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов Чүпрәле яшьләре өчен горурлануын белдерде һәм аларга җиңел хезмәт теләде. Ул, шулай ук, армиядә хезмәт итүнең шәхес формалаштыруда, киләчәктә кирәк булачак күнекмәләр һәм тәҗрибә туплау өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов:

— Армиягә китү — тормышта яңа этапның башы. Булачак солдатларга уңышлар телим. Армиядә хезмәт итүләре белән горурланып, сәламәт булып туган якларга кайту язсын!

Бу төркемдә солдатка Иске Чүпрәле авылыннан Рәмзил Дружков, Иске Элмәле авылыннан Максим Долгов, Яңа Кәкерле авылыннан Айрат Камалов һәм Зур Аксу авылыннан Павел Мынин киттеләр. 
Туган якта сезне көтәләр, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев