Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән «Бабай» Ватан сагында

Үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Иске Чүпрәле авылы ир-егете Радикның андагы исеме- «Бабай».

Бу көннәрдә ул дәвалану курслары уза.

Гаиләдә ул олы бала булып туа, шуңа да тормыш мәшәкатьләре, әти-әни «кул арасына» керүләр дә аңа иртәрәк өләгә. Мәктәпне тәмамлаган егет Ватан алдындагы хезмәткә чакырылгач та, Владикавказ якларына юл тота. Бу хакта башлап, якыннарына, бигрәк тә әнисенә белгертми билгеле. Ул елларда үзенә йөкләнгән вазифаны батырларча үти ул, командирлардан рәхмәт сүзләренә лаек була. 

 2022 елда махсус хәрби операция башлангач та, сынауларны күп күргән ир-егет шунда китү уйлары белән яши башлый. 

—Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Чечняны бергә кичкән армиядәшләр күптәннән киттеләр. Мин инде, әни, туганнарның «Безгә бер Чечня да җитәр» дигән сүзләрен тыңлап соңгарак калдым. Бу карарны кабул иткәнемә бер дә үкенмим.  Хәрби хәрәкәтләр узган кеше булганга, миңа частькә килүгә үк «Бабай» исемен бирделәр. Беренче көннәрдән үк, хәвефле участокларда оборона тотарга —алгы позициядә йөререгә туры килде. Шуларның берсендә яраландым. Үткән армия тормышы тәҗрибәләренә таянып, гомеремне саклап калдым дисәм дә була-үзебезнең позициягә килеп җитәр өчен 6 сәгать шуыштым,-ди аягын бомба кисәкләре чәрдәкләгән хәрби.

Радик махсус хәрби операция зонасында бер-берсе белән туганлашып беткәнлекләрен дә сөйли.

—Хәрби ир-атлар дуслыгы бөтенләй башка төрле ул. Бер кисәк икмәкне дә бүлешәсең, бәрелешләрдән бер-береңә ярдәм итешеп чыгасың. Без булмасак, кем? диләр иде миңа армия хезмәт кичкән дусларым. Хәзер менә Ватанны яклаучылар булуына мин горурланам. Үлем белән йөзгә-йөз очрашабызмы?! Әлбәттә, очрашабыз!. Әмма гомерең өзелергә язган булса, ул алай да, болай да өзеләчәк. Безне Аллаһы саклар, дип ышанабыз, исән-имин кайтырбыз алал теләсә. Үзебезнең алга киткән, үсеш кичергән илебездә озак яшәүләр насыйп булыр әле. Һәрберебезгә!

Радикның бу сүзләренә безгә «Амин!» дияргә генә кала һәм шундый ил уллары белән горурланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев