Чүпрәледә Зәки Нури турындагы китапны тәкъдир итү кичәсе булды
Легендар якташыбыз истәлегенә
Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) - олылар һәм балаларның яраткан язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик-шагыйрь. Үткән елларда районда Зәки Нури истәлеген мәңгеләштереп шагыйрь исемендәге премия булдырылган һәм аның бюсты да район үзәгендә урын алган иде. Инде менә аның турында яңа китап язылган һәм район мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү - әдәби-музыкаль кичә булды.
Кичәдә район башлыгы Марат Гафаров, Мәскәүдәге Халыкара язучылар берлеге рәисе урынбасары, “Татар дөньясы”- “Татарский мир” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, татар шагыйре, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулла, әдәбият белгече, Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әлфәт Закирҗанов, халык язучысы һәм шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Галиуллин, укучылар, мәктәп педагоглары, район ветераннары, язучының авылдашлары, туганнары, дуслары һ.б. катнашты.
Чара Зәки Нури бюстына чәчәкләр куюдан башланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Фойеда Зәки Нури эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Кунакларны һәм тамашачыларны район башлыгы Марат Гафаров сәхнәдән торып та сәламләде. Ул районыбызда 97 кешенең Зәки Нури исемендәге премиягә лаек булуын (1998 елдан башлап) билгеләп үтте. Моннан 4 ел элек районда шагыйрьнең йөзъеллыгының киң масштабта уздырылуына да тукталды район башлыгы.
- Һәм менә бүген чүпрәлеләрнең тагын бер хыялы тормышка ашты - якташыбыз турында китап дөнья күрде. Моның өчен без Ринат Мөхәммәдиевка рәхмәтле,-диде Марат Ринат улы. Һәм Ринат Сафа улына Рәхмәт хаты тапшырды.
Районга килгән кунаклар да китап турындагы тәэсирләре, Зәки Нури турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, якташыбыз белән бергә, иңгә-иң куеп, эшләгән елларын искә төшерделәр. Киләчәктә шагыйрьнең барлык китапларын яңадан бастыру эшен башлаячаклары турында белдерделәр. Һәм район мәктәпләрендә, китапханәләрдә аның яңартылган китаплары булачак, дип вәгъдә иттеләр.
Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Белешмә
Татар әдәбиятчысы, шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, партизан отрядының сугышчан командиры Зәки Нури 2021 елның 24 декабрендә Татар Төкесе авылында туа.
Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) – татар әдәбиятчысы, шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан, партизан отрядының сугышчан командиры, Белоруссиядәге партизан берләшмәсендә немец оккупантларына каршы разведка начальнигы булып сугышкан. Татар телендә 30дан артык шигъри һәм проза китабы авторы. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан АССР Югары Советы депутаты һәм президиумы әгъзасы. Зәки Нуриның беренче шигырьләре Татарстанда 1937 елда, республика вакытлы матбугатында, күмәк җыентыкларда басыла.
1941 елда Татарстан АССР урман техникумын тәмамлый, 1941-44 елларда партизаннар отрядында разведка начальнигы була. 1944-1946 елларда - Белоруссиянең Орша шәһәре Башкарма комитеты рәисе. 1946-1949 елларда Татарстанның урман сәнәгатендә эшли. 1949-1951 елларда Татарстан китап нәшриятында газета редакторы урынбасары була. 1951 елдан 1955 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында яшүсмерләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире була. 1957 елда Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1957–1968 елларда Татарстан АССР Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, 1971-1974 елларда Татарстан АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, 1971 елда СССР Язучылар берлеге идарәсе секретаре, 1961-1968, 1974-1978 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1964-1971, 1974-1982 елларда “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, 1970-1975 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе Президиумы әгъзасы.
Зәки Нури - сугыштан соңгы татар әдәбиятының иң актив авторларының берсе. Исән чагында аның татар, рус һәм башка милли телләрдә китаплары басылып чыга. Шагыйрь иҗатында Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең ныклыгы һәм каһарманлыгы, халыклар дуслыгы, интернационализм, Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә партизан хәрәкәте, хезмәт көннәре темалары яктыртыла. Аның туган ягы, туган ягының табигате, урманнары турында шигырьләре дә байтак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев