Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде

22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата илдә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.

Чүпрәлеләр бу көнне Советлар Союзы Герое Григорий Семеновны да искә алдылар. Аның тууына 105 ел тулды. Чаралар Хезмәт һәм Сугышчан дан монументы янында үтте һәм тантаналы рәвештә Мәңгелек утка веноклар куюдан башланды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов якташларыбызның батырлыгы, Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарларына каршы көрәштә фронт һәм тыл бердәмлеге турында сөйләде.

Городище мәктәбенең яшь армиячеләре Герой — авылдашлары батырлыгына багышланган шигырьләр укыдылар. Григорий Семеновның туганы Василий Семенов абыйсын онытмаулары өчен рәхмәт белдерде, туганы белән горурлануын әйтте.

Чарага килүчеләр Григорий Семенов бюстына чәчәкләр салдылар.

— Мондый чаралар тарихыбызны һәм якташларыбыз батырлыгын олыларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга, геройларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә, -ди Рөстәм Мөхәммөтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев