Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хәрбинең әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды

Райондашыбыз, Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашкан Иван Немасев Россия Президенты В.В.Путин Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Якташыбыз әлеге операция барышында һәлак булган иде. Батырлык ордены да хәрбинең әти-әнисенә тапшырылды.

Орденны тапшыру  Башкарма комитетта булды. Чарага Чүпрәле һәм Буа районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да килгән иде.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иванның үз антына, Ватанына тугрылыклы булуын, анда тыныч тормыш хөкем сөрсен өчен гомерен корбан итүен билгеләп үтте.

- Батырлык орденын  һәркемгә бирмиләр. Аны алу өчен батырлык күрсәтергә кирәк. Райондашыбыз, кече сержант Иван Немасев югары дәүләт бүләгенә үлгәннән соң лаек булды. Ул Ватан хакына гомерен дә кызганмады. Иван Немасев исеме мәңгегә безнең хәтеребездә калачак, - диде Марат Гафаров югары дәүләт бүләген егетнең әти-әнисенә тапшырганда.

Радик Төхфәтуллин да геройның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Без, ир-атлар - сугышчылар, Ватанны саклаучылар, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны яклаучылар. Иван һөнәр итеп разведка бүлегендә контрактчы булып хезмәт итүне сайлаган. Мондый подразделениеләргә иң яхшыларны гына алалар. Шундый курку белмәс, хәрби антына ахыргача тугры калган ир-егет тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде хәрби комиссар.

Белешмә

Иван Немасев – Хорновар-Шигали авылы егете. Ул 1998 елда туган. 2017 елда Чүпрәле районы күптармаклы технологияләр техникумын тәмамлый. 2019 елда кыска вакытлы хәрби хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң, тагын да Ватанга хезмәт итәргә карар кыла – контрактчы буларак килешү төзи.

Украина территориясендә махсус хәрби операция башлангач шунда китә һәм кызганычка каршы, һәлак була. Аны 25 январьда  туган авылында җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев