Чүпрәледә Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Быел бу чара тагын да эчтәлеклерәк итеп оештырылган иде.
Һәр елның 8 июлендә – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»ндә районыбызның иң үрнәк парларын хөрмәтләү, шулай ук, “Коляскалар парады”н «Чупрәле» паркында үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бәйрәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Курше Фест» халык конкурсының «Чүпрәле бердәмлеге: гаилә, ышаныч, татулык» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Быел бу чара тагын да эчтәлеклерәк итеп оештырылган иде. Программада мастер-класслар, төрле уеннар үткәрү дә каралган иде. Чараның иң үзенчәлекле өлеше булып, 6 айдан 1 яшькәчә балаларның дүртаяклап узышуы торды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлады:
– Гаилә — ул безнең таянычыбыз, ныклы ышанычыбыз һәм терәгебез. Юаныч һәм көч таба торган урыныбыз. Районыбыз күркәм һәм үрнәк гаиләләре белән горурлана. Һәр йортта мәхәббәт һәм шатлык хөкем сөрсен, балалар тусын, шат яшәсен, - диде ул.
Чара барышында озак еллар бергә яшәгән парларга аерым игътибар бирелде. Иске Чүпрәле авылында 50 ел бергә яшәгән Алсу һәм Әнсаф Рәкыйповлар, Уби авылыннан Наталия һәм Александр Куракиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. (Гаиләләр тарихы турында язмаларны газетабызның 3 битендә укый аласыз).
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады чарада. Алар адресына:
– Сезнең ныклыгыгыз һәм батырлыгыгыз олы хөрмәткә лаек, - диелде.
Шушы көннәрдә генә Шланга авылында гомер кичерүче Мулякаевлар гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга да билгеләп үтелде чарада. Гөлгенә һәм Ирек Мулякаевларларның агымдагы елның 20 июнендә игезәк кызлары дөньяга аваз салган.
Гаилә шәхси хуҗалык алып бару белән шөгыльләнә. Тырыш гаилә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү программасы нигезендә ферма төзегәннәр, 20 баш мөгезле терлек, кош-корт асрыйлар. Гаилә башлыгы төзелеш эшләрендә дә катнаша.Тормыш иптәше Гөлгенә Камил кызы Шланга авылы почта бүлекчәсендә хат ташучы вазифасын башкара, иҗтимагый эшләрдә актив катнаша, сайлау комиссиясе рәисе булып тора һ.б.
Мулякаевларның 2008 елда туган уллары –Ильяс һәм 2013 елда туган уллары –Ильярлары бар. Ильяс – район тармак технологияләр техникумы студенты, Ильяр–мәктәп укучысы. Бәхетле гаиләне тулыландырган кызларына алар Илана һәм Илара дип исем биргәннәр.
Традицион «Коляскалар парады» бәйрәмнең кульминацион өлешен тәшкил итте, анда быел 30лап гаилә катнашты. Әти-әниләр балалар коляскаларын төрлечә: самолетлар, төрле техника, әкият геройлары төсмерләренә кертеп бизәгәннәр иде. Хәтта, бу көнне Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән дә персонажларны күрергә мөмкин иде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов балалар коляскаларын бизәгән гаиләләргә иҗади активлык өчен рәхмәтләрен белдерде, бәйрәм белән котлады. Чарада барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
6 айдан 1 яшькәчә балаларның дүртаяклап узышуы бәйрәмгә аерым төсмер өстәде. Әлеге ярышлар быел районда тәүге тапкыр үткәрелә һәм әйтергә кирәк яшь балалы гаиләләр арасында ул популярлык казанды, анда 10 лап гаилә катнашты. Әти-әниләре, теләктәшлек белдерүчеләр сабыйларга биреп торды. Нәтиҗәдә, җитезләр, билгеләнгән дистанцияне узучылар лаеклы бүләкләрен алдылар.
Бәйрәм иҗади чыгышлар, мастер-класслар белән үрелеп барды. Теләге булган һәркем биредә үзенә ошаган шөгыль таба алды чарада. Бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән эстрада артистлары Рамилә һәм Рамиль Хәйретдиновлар, шулай ук Оксана һәм Денис Антиповлар бизщде. Бу көн безнең барыбызга да тагын бер тапкыр гаилә ул–тцп байлыгыбыз булуын искә төшерде.
Бәйрәм тарихы
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн 2008нче елдан башлап, һәр ел саен үткәрелә.
Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль – гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер “Петр һәм Феврония турында повесть”мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Алар гомер буе мәхәббәттә яшәгәннәр, бер-берсенә тугры булганнар. Бу ике җан бер-берсенә шул дәрәҗәдә береккән булган ки, алар фани дөньядан да бер үк көнне бакыйлыкка күчәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев