Чүпрәледә халык программасының биш еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Хисап-программа форумы социаль инфраструктураны үстерү, юллар төзү һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү һ.б. мөһим темаларын колачлады.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров соңгы биш елда халык программасы кысаларында башкарылган эшләргә җентекләп анализ ясады һәм алдагы чорга стратегик юнәлешләрне билгеләде.
Ул чыгышында муниципалитетның халык белән үзара хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирде. Марат Ринат улы сүзләренчә, электрон җәмәгать кабул итү бүлмәләре бүгенге көндә халык белән элемтәдә торуда төп урынны алып тора, бу исә муниципаль программаларны җәмәгатьчелек фикере белән килешеп, төзәтергә мөмкинлек бирә. 2026 елның беренче яртыеллыгында гына да шул рәвешле 173 кешедән мөрәҗәгать кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләр еш кына социаль өлкә, җир, торак-коммуналь хуҗалык һәм икътисад өлкәләренә карый.
–Соңгы биш ел эчендә районда масштаблы үзгәрешләр үткәрелде. Мәктәпләргә һәм авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды, юл өслекләрен яңарту дәвам итте. Әйтик, җиде мәгариф учреждениесе ремонтланды, тугыз мәктәптә азык-төлек блогы модернизацияләнде, ә җиде уку йортында югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган заманча «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды. Медицина өлкәсендә: өч яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде, дүртесендә капиталь ремонт ясалды, сәламәтлек саклау учреждениеләрен техник яктан тәэмин итүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум бүленде. Районда ике иҗтимагый киңлек булдырылды, мәдәният өлкәсендә шатлыклы яңалыклар булды. Иске Задур авылында күп функцияле үзәк ачылды, Алешкин-Саплык һәм Кече Чынлы авылында мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Агымдагы елның әһәмиятле төзелешләре арасында ябык футбол манежы төзү тора. Иске Чүпрәле урта мәктәбенә капиталь ремонт ясала, Матак авылында күп функцияле үзәк төзелеше дәвам итә, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында төзекләндерү эшләре бара, Иске Шәйморза урта мәктәбендә азык-төлек блогы яңартыла,-дип санап үтте район башлыгы йомгак ясап.
Форумда демографик сәясәткә һәм гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, 2026 елда бер яшь гаилә өй туе уздырган, ә ике күп балалы гаилә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алган. Шул ук вакытта «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров тарафыннан хуҗалыкның яшь белгечләренә торак сатып алуда ярдәм күрсәтелгән.
Район халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү буенча планлы эш дәвам итә. Нәтиҗәдә, 2026 елга 52 торак пунктның 40ы үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән, ә агымдагы елда тагын биш торак пунктта сыйфатлы су барлыкка киләчәк.
Рйон башлыгы юл төзелешенә дә җентекләп тукталды. Төп игътибар төп төбәк трассаларын капиталь ремонтлауга юнәлтелгән. Аерым алганда, «Казан – Ульяновск» – Иске Чүпрәле – Иске Уби, «Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны– Городище» һ.б. юллар ясалган. Шулай ук авыллар эчендәге урам юллары тәртипкә китерелгән.
Киләсе елга да район башлыгы Марат Гафаров яңа масштаблы бурычларны билгеләде. 2027 елда район төп объектларны яңартуга, шул исәптән Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбен һәм Шланга мәктәбендәге азык-төлек блогын капиталь ремонтлауга, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы тулай торагына капиталь ремонт ясауга, район мәдәният йортына капиталь ремонт ясауга, “Чыгарылышлылар” паркның икенче чиратын төзекләндерүгә игътибар юнәлтәчәк, шулай ук, Зур Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясалачак, диде.
– Районыбызның елдан-ел үзгәреш кичерүе һәркемнең күз алдында. Нәтиҗә бар һәм без нәтиҗәгә эшлибез,- дип йомгаклады Марат Гафаров.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү форумның көн тәртибендәге төп темаларның берсе булды. Марат Ринат улы Гафаров хезмәт коллективларының, гомумән районда яшәүчеләрнең гражданлык позициясен югары билгеләп үтте. Бу эшчәнлектә «Тарихи хәтер» проекты аерым урын алып тора: бүген районның күп кенә торак пунктларында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә 35 истәлек тактасы урнаштырылган, геройлар укыган 19 мәгариф учреждениесендә 38 Хәтер почмагы барлыкка килгән. Аларның исемнәре туган авыллары, мәктәпләре тарихына мәңгегә язылган, һәм бу барысына да батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге булып тора.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин халык программасының системалы булуын ассызыклады.
–Бик күп эшләнде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклауга юнәлдерелгән 180нән артык закон кабул ителде. Киберкуркынычсызлык һәм гражданнарның милкен саклау мәсьәләләренә игътибар бирелде, күп балалы балалар өчен яңа түләүләр кертелде, һ.б, һ.б. Чүпрәле районы – күпмилләтле Россиянең аерылгысыз төбәге булып тора һәм биредә яшәүче халык илебезнең гомуми үсешенә үзләреннән саллы өлеш кертә. Алда эшлисе эшләр тагын да күп әле һәм без нәтиҗә булсын өчен барлык көчебезне, тырышлыгыбызны куярга тиешбез,-диде.
Чарада, шулай ук, Росимуществоның Татарстан Республикасындагы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсендә җир фонды идарәсе бүлеге башлыгы Нәфис Җиһангараев чыгышы тыңланды.
Форумда 2026 елның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелган Электрон мактау тактасы хакында да әйтеп үтелде. Әлеге проект республикада яшәүче кешеләрнең һөнәри казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм хезмәт династияләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Аңа Чүпрәле районыннан 74 тәкъдим ителгән. Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкларны тапшыру чарасы август аенда Хезмәт һәм батырлык фестивале кысаларында узачак. Моннан тыш, районның алга таба үсеш алымнары турында фикер алышу өчен барлык җирлекләрдә һәм хезмәт коллективларында очрашулар оештырылачак.
Форумнан соң, Марат Гафаров һәм Максим Топилин туган якны өйрәнү музеен капиталь ремонтлау һәм Матак авылында күп функцияле үзәк төзелеше белән таныштылар.
Белешмә
Халык программасы 2021 елның августында россиялеләрнең 2,5 миллионга якын тәкъдиме нигезендә кабул ителгән иде. Ил күләмендә шушы вакыт эчендә меңләгән мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм спорт объектлары төзелде, 900 меңнән артык йорт газлаштырылды.
“Нәтиҗәгә эшлибез!" дип исемләнгән хисап-программа форумы Татарстанның барлык районнарын колачлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев