Чүпрәледә урып-җыю эшләрен «Цильна» җәмгыяте иң беренчеләрдән булып тәмамлады
Уракның соңгы чакрымнары
Урып-җыю кампаниясен дә районда беренчеләрдән булып цилҗналылар башлап җибәргән иде.
Бөртекле, өртекле-кузаклы культурыларны урып-суктыруны да әлеге җәмгыять уңганнары беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Моңа өстәп җәмгыятьтә ашлыкның үзвакытында амбарларга кертеп урнаштырылуын да, комбайннар урып-суктырып узган участокларның шунда ук саламы җыелуын да, көзгегә сукалап куелуын да әйтергә кирәк.
Цильналылар җитештергән бодайларның, гомумән бөтен төр ашлыкның, сыйфаты да яхшы.
— Чәчкәннән соң рәт араларыннан чыкмасаң уңышы була инде, — ди Барис Гафуров, чәчүлек мәйданнарына бөтен төр ашламаларны кертүләрен, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртүләрен исәпкә алып. — Игенчелектә тиешле дәрәҗәдә уңыш алу өчен җәмгыятьнең белгечләр звеносы ел әйләнәсе эшли. Игенче-механизаторларыбыз, шоферларыбыз да бик тырышлар. Уракны кыска срокларда һәм югалтулырсыз тәмамлау өчен көнне-төнгә члгап эшләделәр, — ди җәмгыять җитәкчесе.
Билгеле, эшләгән кешене бик хөрмәт тә итәләр монда. Урак төгәлләнгән көнне дә Барис Гафуров игенче-механизаторлар янында иде. Аларның соңгы гектарларда эш башкарып бетерүләрен көтеп торып, барысы белән дә күреп сөйләште. Тырыш хезмәтләре өчен бүләкләде дә.
Раиль Халитов, комбайнчы ярдәмчесе:
— Хуҗалыгыбызда урак эшләренең төгәлләнүе шатлыклы, әлбәттә. Тик инде хәзер кырларга чыгарга булмый, дип күңел дә ямансулый. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүгә үзем соралып киләм. Ошый миңа. Остазым Рәфик Шәйдуллов бу уракта да алдынгы булды. Кыска гына вакыт эчендә безне әллә ничә кат бүләкләделәр.
Белешмә:
«Цильна» җәмгыятендә бөртекле-кузаклы культураларның бер гектарына туры килгән удыш 53,9 центнерны тәшкил итә.
Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре 80% күләмендә башкарылды. «Цильна» җәмгыятеннән соң «Мәхмүтов И. Ф.» КФХ урып-җыю эшләрен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев