Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Төп бурыч—урманнарны саклау ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов

Чарада муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, «Буа урманчылыгы» учреждениесенең җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Илнар Гатауллин узган елда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде, шулай ук, Чүпрәле районы өчен алдагы чорга өстенлекле бурычларны билгеләде.

Фикер алышуда янгын куркынычы сезонына әзерлек планы, янгын-коткару часте һәм хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән хезмәттәшлек итү турында да сүз барды.

Министр урынбасары учреждениеләр эшенә уңай бәя бирде. Чүпрәле районының үзенчәлегенә тукталды. 

— Районда урман гомуми территориянең нибары 2 процентын гына алып тора, шулай да «Йорт кечкенәме, зурмы — эше барыбер шул ук», -дип, билгеләнгән план нигезендә эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады Илгизәр Зарипов.

-Районның күрше өлкәләр белән чиктәш торуы да биредә аеруча югары игътибар кирәклеген таләп итә,-диде ул.

—Безнең төп бурыч — урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. 2025 елда да эш темпларын акрынайтмавыгызны сорыйм, -дип ассызылады Илгизәр Зарипов. 

Чара азагында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен урманчы Анатолий Ивановка Мактау Грамотасы тапшырылды.

Тирә-юнь яшелләндерелә

Урманнарны саклау, аларның территориясен киңәйтү максатыннан һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе паркында 80 төп яшь агач утыртылды.

Чарада Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Шамил Абдрахманов җитәкчелегендә укытучылар һәм укучылар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев